Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Иркә: «Беренче вакытта бер туктамый еладым»

Иркә махсус хәрби операциядәге ире белән очрашкан.

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдә яңалыгы белән уртаклашты. Ул махсус хәрби операциягә киткән ире белән очрашкан. Аңа көчле рухлы, чын ир-егет булганы өчен рәхмәт әйткән. 

– Адәм баласы барсына да күнегә икән шул... 3 ай эчендә башка нинди генә уйлар килмәде. Өйдем дә иштем, өйдем дә иштем.  Бу соңгы айларда күп уйландым, беренче вакытта бер туктамый еладым, ничә еллар буена елый алмый йөргәнмен икән, әйтерсең лә күп еллар буена җыелган яшь бертуктамый тамды да тамды. Йокламган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды. Уйлар, шикләр ишелеп кенә торды. Яшьләр тукталды...

Аннан дәшмәс чор башланды. Эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да, җырладым. Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым. Бу темага сөйләшәсе килми иде. Һәр кешегә аның турындагы соаруларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик бу сорауларны яратып бетерми идем. Әкрен генә үтте.

Без күрештек. 2-3 көн бергә булдык. Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы борчу юк диярсең... Тынычландым. Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Амин, амин.

Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен.

Яңа елны тулы гаилә белән каршы алалмыйбыз. Балалар Артурның әнисе белән буласылары килә, алар әни янына кайтып киттеләр инде. Менә шундый хәлләр бездә, – дигән ул. 

Яраткан җырчыдан шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын.

Фото Иркәнең контакттагы битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес өлешчә мобилизация Иркә