Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Иркә гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Аның ире чираттагы ялга кайтты.

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Иркә гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Кызларын яңа уку елында белем дөньясына озатырга аның яраткан ире Артур махсус хәрби операция зонасыннан ике атналык чираттагы  ялга кайтты.

 Ул узган елның сентябрендә махсус хәрби операциягә киткән иде.

 Иркә  сөеклесен яңа моңлы җыр белән көтте. "Бу җырга клип та төшерәбез, Аллаһы боерса. Клипларда төшергә яратмаса да, "Матурым, бер җыр әзерләдек. Син кайткач клип төшеребез әле", - дигәч: "Проблема юк", - дип җавап бирде. 

Клипның сценариесын кызым Айсылу язды. Бик мәгънәле килеп чыккан. Кызым студия дә сөйләшеп куйган. Яңа клибыбыз тамашачыларыбыз күңеленә дә хуш килер",  - диде Иркә "Шәһри Чаллы" журналистына. 
 Яраткан җырчыбызның шәхси һәм иҗади тормышында бәхетле мизгелләр  генә булып торсын.

Фото Иркәдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация Шоубизнес МАХСУС хәрби операция Иркә