Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Җырчы Иркә гастрольгә әнисен алып чыгармы?

Әнисе «Кайтам инде» дигән җырына клипта төште.

Татарстанның атказанган артисты Иркә актив иҗади тормыш белән яши. Татарстан һәм Башкортостан шәһәрләрендә гастрольләрдән туктап торган арада ул яңа җырлар өйрәнә, клиплар төшерә.

Шушы көннәрдә Иркә «Кайтам инде» дигән җырына клип та төшерде. Анда аның әнисе Миңнебәдәр апа да бик матур җырлый. 

«Әниегезне дә гастрольләргә алып чыкмыйсызмы? Бигрәк матур җырлый бит», – дигән сорауга җырчы: «Бәлки зур шәһәрләрдәге концертларыбызда катнаштырырбыз. Әнигә 71 яшь бит. Безгә аның сәламәтлеге кадерле», – дип җавап бирде җырчы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иркә Иркәнең ире әнисе