Җырчы Иркә мобилизациягән ире Артурның хәле турында сөйләде
Шоу-бизнес

Җырчы Иркә мобилизациягән ире Артурның хәле турында сөйләде

«Көтәбез, ышанабыз, аңлыйбыз, сагынабыз, яратабыз!» – дип яза җырчы.

– Артур буенча бик күп сораулар килә. Кайда ул? Ничек ул? Языгыз инде, күрсәтегез дисез. Артур шунда. Еш булмаса да, хәбәрләшеп торабыз. Ул исән-имин, Аллага шөкер! Миңа ни әйтсен инде?! «Барысы да тәртиптә, матурым», - дип әйтүдән башка берни дә сөйләми. «Сезгә — калган, көткән кешеләргә күпкә авыррак», - ди. Балаларны сорый, фотоларын еш куймаска, ди. Миңа артыгын сөйләми. «Егетләр белән без бергә», - ди. Һәрвакыт йомшак, сабыр итеп сөйләшә.

– Миңа килгәндә, башка көткән хатын-кызлардан аерылып тормыймдыр дим. Көтәбез, ышанабыз, аңлыйбыз, сагынабыз, яратабыз! – дип яза җырчы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу биз

Нет комментариев