Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова Эльмира Сөләйманова каберенә барган

«Эльмира… Бик иртә киттең… », - дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге битенә.

Татарстанның атказанган артисты  Сиринә Зәйнетдинова Руслан Кираметдиновның туган көн концертына килгәч, иҗатташ дусты Эльмира Сөләйманованың каберенә дә барган.

Ул дустының каберенә чәчәкләр салган.«Эльмира… Бик иртә киттең… Бик моңлы идең, җаный. Күпме матур җырларың калды, ә син юк… Сәхнәдә син җитмисең. Урының җәннәттә булсын!» – дип язган Сиринә Зәйнетдинова.

Исегезгә төшереәбез, Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы Эльмира Сөләйманова узган елның 16 декабрендә йөрәк авыруыннан кинәт вафат булды.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз Эльмира Сөләйманова үлем-китем Руслан КИРАМУТДИНОВ Сиринә Зәйнетдинова