Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Венера Ганиевага тәкъдим ясаганнар

Нинди?

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләвенә 40 ел тула. Шул еллар эчендә ул дөньяның күп илләрендәге халыкка опера сәнгатен югары дәрәҗәдә күрсәтте. 
Моның белән бергә эстрада өлкәсендә дә уңышлы эшли. Аның репертуарындагы «Туй күлмәге», «Талларым», «Яратыгыз» һәм башка бик күп җырлар бүген дә популяр. Венера Ганиеваның җырчылар әзерли башлавына да 25 ел тула икән. Лилия Муллагалиева, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм башка талантлы җырчылар – аның шәкертләре. 
Татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен республика җитәкчеләре аның хезмәтен югары бәяләде. Аның мактаулы исемнәре дә, орден-медальләре дә бик күп. Шуны истә тотып бер тамашачысы Венера Әхәтовнага тәкъдим ясаган. Аңа барлык орден-медальләрен тагып сәхнәгә чыгарга  киңәш иткән. 
Фото шәхси архивтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу