Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Аларның улы өйләнгән.

"Алма агачыннан ерак тәгәрәми", - диләр. Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың ике улы да матур җырлыйлар. Тик Булат кына сәнгать юлыннан китте. Ул Акбулат исеме белән үзенә генә хас җырлар башкара. Аның үзенең тамашачысы бар. 

Тамашачылары һәм әти-әнисе талантлы егетнең гаилә коруын күптән көтте. 

Булат сөйгәне Әдиләгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында тәкъдим ясаган иде.

Бу атнада аларның никахы булды. 

 Зәйнәб Фәрхетдинова шатлыклы вакыйгадан фотолар белән уртаклашты.

"Бәхетле булыгыз, балалар! Бәрәкәтле, бәхетле гомер итегез", - дип язган ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова Зөфәр Билалов