Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина: «Чаллы якларына чакырганнары юк бит!..»

Җырчыдан Сабантуйларда кайда чыгыш ясавы, көзгә планнары турында сораштык.

– 7,8,9 июнь көннәрендә Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба якларында Сабантуйларда булам. Бик яратам ул районнарны. Ни өчен дигәндә мине анда беләләр дә, көтеп тә алалар. Ул якларга чакырсалар, бик теләп ризалашам. Ерак районнарга барганым да, чакырганнары да юк, кызганыч... Барысы да алда булсын! Җәй көннәрендә туйда, мәҗлесләрдә эшлибез. Көзгә исә кабаттан үз концертларымны куя башлыйм. Иң зур теләгем – гастрольләргә йөрү. Шул максатны тормышка ашыру өстендә эшләячәкмен, Аллаһ бирсә. Аннары шуны әйтәм: кайбер җырчы ир-атлар белән дуэт та яздырасым килә, үземнең кайбер теләк-фикерләрем бар, – дип сөйләде Зәринә Хәсәншина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев