Аны Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков башкара.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева илебездә өлешчә мобилизация башлангач, көн кадагына суга торган җыр язды. «Бу – минем җан авазым. Бүгенге көндә мин илем белән бер дулкында, Ватаным, ир-егетләребез белән янәшә. Шул хисләремне «Ничәү очты, шулай кайтыгыз!» дигән җырыма салдым», – ди ул.
Җырның шигырен дә, көен дә Зифа ханым үзе язган. Аны Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков үзәкләргә үтәрлек итеп башкара. Без дә җырга теләктәш – махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләрнең барсы да исән-сау әйләнеп кайтсын.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Нет комментариев