Зифа Нагаева блогер Рөстәм Нәбиев белән дуэт җырлаячак
Шоу-бизнес

Зифа Нагаева блогер Рөстәм Нәбиев белән дуэт җырлаячак

Бу хакта продюсер һәм алып баручы Лилия Кадыйрова хәбәр итте.

«Татарстан – яңа гасыр» каналында «Музыкаль сабан туй» проектының чираттагы сезонын төшерү башланды.
Анда яңалыклар күп булыр төсле. Беренчедән, тапшыруны Илсөя Бәдретдинова белән Алмаз Мирзаянов алып бара.
Көтелмәгән дуэтлар булачак. Әйтик, бик күп хитлар авторы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева блогер, куллары белән тауларга менеп рекордлар китабын кергән Рөстәм Нәбиев белән җырлаячак. «Нинди җыр икәне әлегә сер», – диде Зифа ханым «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.  

Фото Зифа Нагаеваның шәхси архиыннан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илсөя Бәдретдинова Зифа Нагаева блогерлар тормышы Алмаз Мирзаянов Рөстәм Нәбиев «Музыкаль сабантуй»

Нет комментариев