Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Зурлап бәбие туе уздырганнар

Зинира һәм Ризат Рамазановлар нәсел дәвамчылары – уллары Рияз хөрмәтенә, зурлап бәби чәе уздырдылар.

Ул Казанның бер ресторанында үткән. 
Әле кайчан гына артистлар арасында баланың җенесен ачыклау өчен гендер-пати үткәрү традициягә кереп киткән иде. Зинира белән Ризат яңа мода башлап җибәрерләр, ахры. Җыр-бию, җылы котлаулар, мул өстәлләр, бәби торты - Рамазановларның бәби мәҗлесе чын туйдан бер дә ким булмаган. Бәйрәмнең видеоларын җырчылар инстаграмнарына куйдылар. Кичә барышын күрсәтеп бардылар. 
Мәҗлескә Зинира белән Ризатның сәхнәдәш дуслары килгән.  Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Айдар Тимербаев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Марат Мухин, Айнур Моратов, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башкалар бар иде. Алар бәхетле әти-әнине тәбрикләп, иң популяр җырларын башкардылар,  рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәҗлесне Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина алып барды.  

 

Фото: 100biografiy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы