Фатир янса  компенсация тиешме?
Адвокат киңәше

Фатир янса компенсация тиешме?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:  
–    Күп фатирлы йортта фатирыбыз янды. Берничә ел элек мин аны хосусыйлаштырган идем, тик иминиятләштермәдем. Миңа компенсация түләргә тиешләрме?

Җавап: 
–    Закон буенча муниципалитет яки идарә итү компаниясенең компенсация түләве каралмаган. Иминиятләштерелмәгән булгач, бу төр түләүләр дә була алмый. Әгәр янгын чыгуның сәбәпчесе сез булмасагыз, ут чыгуның сәбәбен, гаепле кешене, зыян күләмен ачыкларга  һәм гаепле кешедән компенсация түләүне таләп итәргә кирәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юрист хезмәте

Нет комментариев