Гүзәлләрнең гүзәле
Хатын-кызлар арасында үткәрелә торган матурлык бәйгеләре татар халкы өчен күп еллар буена ят күренеш булып килде. Халкыбыз тышкы гүзәллеккә караганда тыйнаклык, ата-ананы хөрмәт итү, тырыш һәм эшчән булу кебек сыйфатларны өстен күрде. "Матурлык туйда гына кирәк ул" дигән әйтем дә шуны раслаучы бер мисал кебек. Әмма, замана шаукымына ияреп, без...
Соңгысы әле күптән түгел генә - 2 июнь көнне, шәһәребезнең Сара Садыкова концертлар залында, зур тамаша рәвешендә үткәрелде. Бәйрәм гүзәле булып Яр Чаллы педагогия көллиятенең студенты Фәнзилә Җәмилова билгеләнде. Әмма "Сабан туе гүзәле - 2016" караганнан соң, ниндидер бер аңлашылмаучанлык хисе калды. Бәйгенең сценарий өлеше дә, номинацияләрдә җиңүчеләр исемен билгеләү рәвеше дә күп кенә сораулар калдырды...
"Сабан туе гүзәле" бәйгесе Яр Чаллыда беренче тапкыр 1993 елда үткәрелә. Ул, шәһәребезнең матур йоласына әйләнеп, ел саен, Сабан туе бәйрәме алдыннан уздырыла башлый. Бәйгедә, гадәттә, 17 - 25 яшьлек, татар телен камил белүче кызлар катнаша. Алар "сәламләү", иҗади "өй эшләрен" һәм кичке күлмәкләрдә чыгышларын әзерләп, тамашачылар һәм жюри әгъзалары каршында үзләрен күрсәтәләр. Һәр елның бәйгесе билгеле бер темага багышлана. Мәсәлән, быелгы "Сабан туе гүзәле - 2016" да бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алып, аның иҗатын зурладылар. Бәйгенең 23 еллык тарихында анда барлыгы 750 гә якын кыз катнашты.
Быел гүзәлләр ярышында катнашуга 28 кыз гариза биргән булган. Аларның нибары унысы гына финалга чыкты. Алар: Айсылу Вәлиева - А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалының студенты, Алия Гатауллина - Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы студенты, Юлия Зарипова - Яр Чаллы электр челтәрләре ААҖ "Сетевая компания" белгече, Фәнзилә Җәмилова - Яр Чаллы педагогия көллиятенең студенты, Рузиля Бикова - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, Диләфрүз Муллаянова - Казан (Идел буе) федераль университетының (музыка факультеты) студенты, Миләүшә Разова - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, Гүзәл Җиһаншина - Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты, Румия Әхмәдуллина - Яр Чаллы медицина көллияте студенты, Ләйлә Әсәдуллина - "Болгар" бию театры артисты. Кызлар чыннан да бик матур иделәр. Алар арасында студентлар да, шәһәребезнең оешмаларында эшләүче белгечләр дә бар. Әмма аларның талантларын, кызганычка каршы, оештырылган тамашада күреп булмады. "Өй эшендә" әзерләнгән номерлар финалда тамашачыларга анык кына тәкъдим ителмәде. Бәйгенең саллы өлешен катнашучы кызларның күмәк биюләре генә һәм чакырылган артистларның - Ләйсән Сафина, Илнур Гомәров, Нияз Хаматшин чыгышлары алып торды. Әйтерсең, бу бәйге түгел, ә ниндидер иҗат кичәсе. Андый чарада кемнең нинди исемгә лаек булуын ничек белеп була микән?! "Сәламләү" не дә, миңа калса, гади фотосурәтләрне күрсәтүгә генә калдырмыйча, иҗадирак ясарга мөмкин иде. Әгәр дә кызлар үзләре сәхнәгә чыгып, укуларында, эшләрендә яки иҗатларында ирешкән казанышлары белән мөстәкыйль таныштырсалар, алар тамашачылар хәтерендә ныграк истә калырлар иде. Гүзәлләрнең кичке күлмәкләрне киеп әзерләгән чыгышлары гына зал тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. Берсеннән-берсе матур күлмәк-калфаклар бәйгедә катнашучы кызларның зифа буйларын, тал чыбыгыдай билләрен, заманча туташлар булганын ассызыкларга ярдәм итте. Хәтта тамашадан соң да, урамда, халык арасында матур күлмәкләр турында сүзләр тынмады.
Бәйгенең сценарий өлешендә дә шактый гына "кытыршылыклар" сизелде. "Сабан туе гүзәле" Тукай иҗатына багышланса да, анда бөек шагыйребез иҗатына кагылышлы булмаган Таһир-Зөһрә мәхәббәте үзәккә чыкты. Гашыйклар сюжеты линиясендә дә кискен борылышлар күзәтелде. Мәсәлән, Зөһрә кызның айга менеп киткәннән соң, аннан төшкәч, Таһир белән ни рәвешле кавышуы бик үк аңлашылмады. Таһирның, сөйгәнен югалтканнан соң, ниләр кичергәне, гомумән, караңгы калды. Әйтерсең, ул моны сизмәгән дә.
Бәйгенең кимчелекләре турында күп әйтелсә дә, аның уңай якларын да билгеләп китмичә мөмкин түгел. Чара музыка һәм ут эффектлары белән бик яхшы тәэмин ителгән иде. Һәрбер эмоция билгеле бер төсмергә баетылып, тамашачыларга үзенчәлекле итеп тәкъдим ителде. Кызларның бию һәм сәхнәдә йөрү осталыклары да югары дәрәҗәдә иде. Моның өчен "Болгар" балеты театрының артисткасы Рушания Сабировага һәм подиумда йөрү серләренә өйрәтүче Ольга Архипка рәхмәт. Шәһәребезнең артистлары: Чулпан Арсланова, Равил Гыйләҗев, Инзилә Сәлимова, Ләйсән Сафина, Илнур Гомәров, Нияз Хаматшин да чараны күңелле, җырга-моңга бай иттеләр. Артистларның сәхнә киемнәре дә бик зәвыклы һәм матур иде.
Гомумән, "Сабан туе гүзәле - 2016" бәйгесе концерт төсмерен күбрәк алган булса да, бик матур үтте. Анда катнашкан һәрбер кыз җиңүче таҗына лаек. Чараны оештыручыларга исә, киләсе елны бәйгенең һәр этабын тамашачы игътибарына ачык тәкъдим итеп, чараны үзенчәлебрәк үткәрүен сорар идек. Кызларны тагын бер мәртәбә ирешкән уңышлары белән котлап, укучыларыбызга "Сабан туе гүзәле - 2016" бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаган сылуларның исемлеген тәкъдим итәбез:
"Сабан туе гүзәле - 2016" һәм "Иң ягымлы кыз" номинацияләрендә җиңүче - Фәнзилә Җәмилова
"Иң сөйкемле кыз" - Гүзәл Җиһаншина
"Иң зифа кыз" - Румия Әхмәдуллина
"Иң заманча кыз" - Юлия Зарипова
"Иң шаян кыз" - Айсылу Вәлиева
"Иң иҗадый кыз" - Диләфрүз Муллаянова
"Иң зәвыклы кыз" - Алия Гатауллина
"Иң үткен кыз" - Рузиля Бикова
"Иң нәзәкатле кыз" - Ләйлә Әсәдуллина
"Иң мөләем кыз" - Миләүшә Разова. Ул республикабызда эшләп килүче "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Зилә Вәлиеваның махсус призы - ноутбук белән дә бүләкләнде.
"Сабан туе гүзәле - 2016" бәйгесенең җиңүчесе Фәнзилә Җәмилова хисләре белән уртаклашып, барлык кызларга һәм оештыручыларга рәхмәтен әйтте:
- Бүгенге көн миңа төш кебек тоела. Мондый югары баскычка ирешермен дип һич тә уйламаган идем. Бәйге барышында миңа ярдәм иткән әти-әниемә, укытучыларыма - барысына да зур рәхмәтемне белдерәм, - диде җүңүче дулкынланып.
Фәнзиләнең әти-әнисе - Миләүшә Әсгат кызы һәм Фәйсүн Мөсәвир улы да кызларын котлап, аның өчен шатландылар:
- Җиңүгә өметләнмәдек. Кызыбыз бәйгедә катнашасын әйткәч аны хупладык. Үзеңне сынап кара дидек. "Сабан туе гүзәле" булу белән бик шатланабыз һәм кызыбыз өчен горурланабыз", - диделәр алар.
"Сабан туе гүзәле" бәйгесенең узган елгы җиңүчесе Чулпан Шәйдуллина исә яңа җиңүчене котлап, аңа киңәшләрен дә бирде:
- Фәнзиләнең җиңүенә бик шатмын. Ул чыннан да бик матур һәм талантлы кыз. Аның педагогия көллиятендә белем алуы да мине икеләтә шатландырды. Чөнки үзем дә әлеге югары уку йортын бетердем. Фәнзиләгә исә "Сабан туе гүзәле" исеменә тап төшермичә, башка кызларга үрнәк булырдай иттереп аны йөртергә киңәш итәм, - диде ул.
Бәйгенең җиңүчесе Фәнзилә Җәмилова җиңүче таҗы, дипломы һәм диңгез буена туристик юллама белән бүләкләнде. Барлык катнашучы кызларга да дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән ювелир эшләнмәләренә сертификатлар тапшырылды.
Альбина Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев