Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кемнәр уразаларын кичектереп тора ала?

Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә, ди дин әһелләре.

Бүген (6 апрель) Рамазан аеның 5 нче көне. Җитди сәбәпләре булмаган һәр мөселман кешесе бу көннәрдә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тота. Сәбәпләр дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң?

Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә, ди дин әһелләре.  Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин.

Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Алар да бүтән көннәрдә тотып бетерә.

Хатын-кызларга күрем һәм йөклелек вакытында ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).

Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.

Быел аның күләме һәр көн өчен 300 сум күләмендә дип билгеләнде. Фитыр сәдакасы шикелле үк ул да фәкыйрьләргә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз