Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өшкерүче Нуретдин агадан – догалы су - ФОТОЛАР

Чаллының “Сөембикә” мәчетендә халыкны догалар укып дәвалаучы Нуретдин хәзрәт Мирзаев бик тә үзенчәлекле гамәл кыла. Рамазан ае дәвамында ул күп күләмдә суга изге Коръән аятьләрен укый.

Бүген Изге Рамазан аеның 7 нче көне.  Рамазан – ул ураза, шәфәгать-мәрхәмәт, Коръән һәм шифа аедыр. “Бу чорда кылынган изге эшләрнең әҗер-саваплары да, укылган дога-намазларның тәэсире дә үзгә була”, – ди дин әһелләре.

Моны истә тотып, шәһәребезнең “Сөембикә” мәчетендә халыкны догалар ярдәмендә дәвалаучы Нуретдин хәзрәт Мирзаев, бик тә үзенчәлекле гамәл кылуга кереште. Рамазан ае дәвамында ул күп күләмдә суга изге Коръән аятьләрен укый.

“Уңай сүзләр тәэсирендә суның үзгәрүен галимнәр дә тикшерде. Мин моны үземнең тәҗрибәмнән дә чыгып әйтә алам. Шуңа да күпләп су өшкереп халыкка таратасым килә. Кешеләр аны эчеп, Аллаһ ярдәме белән сихәтләнерләр дип өметләнәм. Көненә якынча 60 бит укыйм. Шул рәвешле Көръәнне ай дәвамында 3 тапкыр укып чыгам”, – ди хәзрәт.

Рамазан беткәч суларны “Сөембикә” мәчетенә килеп алырга мөмкин булачак. Шулай ук аларга алдан заказ биреп куярга да мөмкин. Суларны хәзрәт үз хисабына сатып ала.

Нуретдин ага исә үзе тумышы белән Таҗикстан якларыннан. Заманында ул төрле төзелеш предприятиеләрендә инженер булып хезмәт куя. Тора-бара дингә тартыла.  Аннары инде Чаллыга килеп төпләнә. Моннан 25 ел элек ул үзендә кешеләрне дәвалау, өшкерү сәләтен сизеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман