Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов: "Уразабыз гадәти бер диета тотуга гына кайтып калмасын иде"
Әгәр кеше гайбәт, ялган сүзләрне һәм начар гамәлләрне калдырмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүеннән тыелуы һич кирәкми.
Мөселман кардәшәләребез өчен иң изге һәм иң кадерле булган Рамазан аеның бүген өченче көне (4 апрель).
«Һәркем Аллаһ юлында бер генә көн ураза тотса да, Раббыбыз аның йөзен (гәүдәсен) җитмеш еллык арага җәһәннәм утыннан ерагайтыр», – ди дин әһелләребез.
Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Сәфәрдә булу сәбәбе һәм хасталыгы булмаган кеше, рамазанда бер генә көн ураза тотмаса, гомере буе ураза тоткан очракта да аны түләп бетерә алмас», – дип әйткән.
Шунысын да белеп тору шарт: ураза – ул ач тору гына түгел. «Әлеге гыйбадәтнең төп максаты – барлык бозык, гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Әгәр кеше гайбәт, ялган сүзләрне һәм начар гамәлләрне калдырмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүеннән тыелуы һич кирәкми. Бу очракта уразабыз гадәти бер диета тотуга гына кайтып кала», – ди шәһәребезнең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов.
Иртәгә Рамазан аеның 4 көнендә (5 апрель) сәхәр ашауны 02:33 минутка кадәр тәмамлау шарт. Авыз ачу – 18:16 минутта.
Илшат Солтанов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев