Камазда яңа урынбасар
Таныш булыйк

Камазда яңа урынбасар

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин боерыгы белән Андрей Максимов генераль директор урынбасары-финанс директоры итеп билгеләнде. Ул элек автогигантның баш хисапчысы булып эшләгән. Аңа 49 яшь. КАМАЗда 1988 елдан бирле эшли. Автогиганттагы эшчәнлеген кою заводы бухгалтериясендә ревизорлар төркемендә башлап җибәргән. 1990 ел ахырында "ЕлАЗ-Моторос корпорациясе" уртак предприятиесендә финанс директоры...

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин боерыгы белән Андрей Максимов генераль директор урынбасары-финанс директоры итеп билгеләнде.

Ул элек автогигантның баш хисапчысы булып эшләгән. Аңа 49 яшь. КАМАЗда 1988 елдан бирле эшли. Автогиганттагы эшчәнлеген кою заводы бухгалтериясендә ревизорлар төркемендә башлап җибәргән. 1990 ел ахырында "ЕлАЗ-Моторос корпорациясе" уртак предприятиесендә финанс директоры урынбасары вазифаларын башкарган. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенә яңадан кайткач, баш хисапчыдан башлап, компаниянең финанс директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Өйләнгән, ике баласы бар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев