Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда комарлы уен “эшмәкәрләрен” тоталар

Чаллыда законсыз комарлы уеннар оештыручыларны ачыклау максатыннан тикшерүләр бара. Быел калада төрле исемнәргә яшеренгән салоннардан1521 данә уен автоматы һәм җиһазлары алынган. Полиция хезмәткәрләре 30 кешегә шушы уңайдан 26 җинаять эше ачкан. Инде 23енә суд булган, 27 кеше хөкем ителгән. Хокук саклау органнары һәрдаим күңел асу урыннарына рейдлар ясап, тикшереп торсалар...

Чаллыда законсыз комарлы уеннар оештыручыларны ачыклау максатыннан тикшерүләр бара. Быел калада төрле исемнәргә яшеренгән салоннардан1521 данә уен автоматы һәм җиһазлары алынган. Полиция хезмәткәрләре 30 кешегә шушы уңайдан 26 җинаять эше ачкан. Инде 23енә суд булган, 27 кеше хөкем ителгән.

Хокук саклау органнары һәрдаим күңел асу урыннарына рейдлар ясап, тикшереп торсалар да комарлы уеннарны оештыручылар арта тора. Ябык типтагы кафелар, төнге клублар яисә аерым фатирларда табыш артыннан куып закон бозучылар табыла тора. Исегезгә төшерәбез: 2014 елда Чаллыда комарлы уеннар оештыруда гаепләнеп эшмәкәрләр, түрәләр һәм элеккеге полициский тоткарланган иде. Аларның "уен нокталары" 24 урында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X