Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы башлана
1 октябрьдән шәһәребездә әйләнә-тирәне чистару һәм яшелләндерү буенча икеайлык башлана. Аның барышында шәһәрне чүп-чардан арындыру, төзекләндерү күздә тотыла. Барлык эшләр дә 31 октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов билгеләп үткәнчә, айлык барышында Чаллыда шулай ук 50 мең агач һәм куак утырту...
4 меңләп агачны һәм 18 меңләп куакны санитар кисү планлаштырыла. Моннан тыш 585 яңгыр суы коеларын чистартылачак. Җир асты кичүләрен дә капиталь төзекләндерү көтелә. Барлык балалар һәм спорт мәйданчыклары да тикшереләчәк. Шәһәр читендә урнашкан 15 бакча җәмгыятьләрендә дә җыештыру эшләре алып барылачак.
- Җыештыру эшләре вакытында чүп-чарны төрләргә аерып, ә үсемлек калдыкларын аерым җыюны тәэмин итәргә кирәк. Чүпләрне яндырырга ярамый! - дип кисәтте Рафаил Кыямов.
"Чаллы су каналы" предприятиесенә яңгыр суы коелары һәм люкларын, пожар гидрантларын ревизияләү эше йөкләнде. Яр Чаллы җылылык челтәре оешмасы эшчеләрее вентшахталар, җылылык пунктлары, коелар төзеклелеген кайгыртачак. Моннан тыш алар белдерү такталарын чистартып, граффитилирны да бетерәчәкләр.
- Шәһәрдә 200 дән артык автостоянкалар һәм гараж кооперативлары исәпләнә. Аларда да яктылык баганалы, территориядәге чисталык, керү юллары тикшерәләчәк. Барлык җәмәгать транспорты тукталышлары, автобуслар стоянкалары да тәртипкә китерелергә тиеш, - диде Рафаил Кыямов.
Соңгы елларда проспект юлларын төзекләндерү буенча шактый гына эшләр башкарылды. Язгы-көзге вакытта еш кына аларда авыр йөк машиналары калдырып киткән төзелеш материалларын күзәтергә була иде. Ә алар юллар өслегенә зыян сала. Шуңа да авыр йөк машиналары зур контроль астына алыначак. Йөк ташу буенча билгеле бер маршрут биреләчәк. Моннан тыш йөкне дә алар тент астында гына күчерегә тиеш булачак. Машиналарның тәгәрмәчләрен юдырту да күздә тотыла. Әлеге эшнең үтәлешен ЮХИДИ хезмәте дә контроль астына ала.
1 октябрьдә ТР Министрлар Кабинеты карары белән шәһәребездә "Урман утырту көне" акциясе дә уздырыла. Үсентеләр белән "Горзеленхоз" предприятесе тәэмин итәчәк. Яшелләндереләчәк урам һәм проспектлар исемлеге һәм урыннары инде билгеләнгән. Аларда җир асты коммуникацияләренә зыян салынмыйча агач утырту эшләре алып барылачак. Монна тыш "Хәтер көне" уңаеннан шәһәр зиратларында каберләрне җыештыру өчен дә шартлар күреләчәк. Һәркемгә кирәкле җиһазлар, капчыклар, су биреләчәк. Айлык кысларында 22 октябрь көнне шәһәркүләм өмә дә оештырылачак.
- Барлык эшләрне дә җиренә-җиткереп, намуслы итеп башкару сорала. Әйләнә-тирәнең чисталыгы барыбызга да мөһим, - дип ассызыклады Рафаил Кыямов.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев