Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиядә шикәргә бәя арту сәбәпләре ачыкланды

"Шикәр эше" буенча утыз дүрт заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарылды. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе «Шикәр эше»нә нокта куйды. Комиссия 34 заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарды.

Монополиягә каршы орган карарында шикәр заводларының «Көндәшлектән яклау законы турында»гы канунның 11 маддәсе беренче бүлеген бозулары күрсәтелгән. Аларның берләшеп, күмәртәләп сату бәяләрен билгеләүләре һәм шуның нәтиҗәсендә Россиядә шикәргә бәя арту әйтелгән.
Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстан буенча идарәсе ачыклаганча, җавап бирүче сыйфатында җәлеп ителгән «Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге» шикәр заводларының икътисади эшчәнлеген координацияләгән. Монополиягә каршы законны бозучыларга беркетмә биреләчәк, аның нигезендә субъектлар килешүне туктатачаклар, ә шикәр җитештерүчеләр килешеп билгеләнгән бәяләрдән алган керемнәрен бюджетка түлиячәкләр. «Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге» оешмасы заводларның икътисади эшчәнлеген координацияләүне туктатачак.
Исегезгә төшерәбез: әлеге эш шикәргә бәяләр кинәт артып китү сәбәпле 2015 елда башланган иде. Татарстанның өч шикәр заводы белән башланган эш нәтиҗәдә Россиянең 76 шикәр җитештерү оешмаларына барып кагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев