Апасы барлыгын әйтмәгәннәр
Язмыш.
Моннан 25 ел элек Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче бертуган Нина белән Наташаны балалар йортына җибәрәләр. Аларның әти-әнисен тәртипсез тормыш рәвеше алып барган өчен, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр булалар. Ул вакытта кызларның берсенә – 3, икенчесенә 5 яшь була.
Соңрак кечерәген – Нинаны ялгыз яшәүче испан хатыны кызлыкка ала һәм үз иленә алып китә. Тик аңа баланың апасы барлыгын әйтми. 10 елдан Нина документларны барлаганда ялгыш кына дөреслекне белә. Шуннан соң ул үз туганын эзләүгә керешә.
Ниһаять, бер ай элек ул социаль челтәрләрдә блогер Юлия Демина һәм волонтерлар аша Наташаны таба. Апасы Түбән Новгород өлкәсендәге бер кечкенә авылда өлкән яшьтәге туганында яши икән. Кызганычка каршы, ул бик авыр хәлдә калган – документлары да, яшәр урыны да юк, хәтерен дә югалткан. Наташа элек сәламәт булган, ә хәзер ул начар күрә, колаклары начар ишетә, аяклары көчкә йөри, сөйләшми диярлек һәм үзенең кем икәнлеген оныта язган.
Танышлары Наташаның егете булуын, тик аннары аның үлгәнен сөйләгән. Шуннан соң кыз начар компаниягә эләккән. Аны подвалда ябып тотып, көчләп алкоголь эчергәннәр, кыйнаулары да ихтимал. Блогер әйтүенчә, моны аның ятим буларак бирелгән фатирын, документларын, акчасын алыр өчен эшләгәннәр. Берникадәр вакыттан соң таныш булмаган кешеләр кызны туганының авылдагы йорты янына китереп ташлаганнар. Волонтерлар килгәч, йортның иске, хәтта ташландык хәлдә, мич белән генә ягып җылытыла торган икәнен күреп шаккаткан, кызга киемнәр җыйганнар.
Хәзерге вакытта алар Наташага документларын яңартырга ярдәм итә. Ә ул үзе хастаханәгә ятарга ризалык биргән. Туганнарның озак еллардан соң беренче тапкыр видео аша сөйләшүе дә палатада булган – Нина Испаниядән шалтыраткан, тәрҗемәче аңлашырга ярдәм иткән. Наташа авырлык белән булса да, сеңлесен искә төшергән. Әлегә кызлар очраша алмый. Нина кияүгә чыгып, күптән түгел бәби алып кайткан, өстәвенә рус телен дә белми. Шулай да ул апасын Мәскәүгә алып барып тернәкләндерергә хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев