Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән
Юлларда сак булыгыз

Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән

Машина йөртүче каршы як полосасына чыккан.

Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының 28нче километрында, «Федотово» тау чаңгысы комплексы янында җиңел машина КАМАЗга  бәрелгән. 

ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, җиңел машина йөртүче идарә итүне югалткан һәм каршы якка чыгып, КАМАЗга бәрелгән, «Лада»ның бер өлеше йөк машинасы астына ук кереп киткән.

32 яшьлек җиңел машина шоферы алган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев