Альберт Бачтанов Эльмира Сөләйманова төркемендә биюче, соңрак аның администраторы булып эшли. «Шәһри Чаллы» хәбәрчесе аның белән элемтәгә керде.
Бүген җырчының администраторы белән элемтәгә кереп, кайгысын уртаклаштык.
- Эльмира Сөләйманова белән 10 ел бергә эшләдек. Башта биючесе булдым, соңгы арада концертларын әзерләдем. Гыйнварда гастрольләргә чыгып китәргә тиеш идек. Кызганыч, бүген ул арабыздан китеп барды. Миңа якын дус, туганым кебек иде ул,"- дип уртаклашты Альберт Бачтанов
Нет комментариев