Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Абрикосларны урамнан өзеп ашыйбыз, карбызларны бушлай өләшәләр»

Плавянниклар гаиләсе моннан 4 ел элек Чаллыдан Краснодарга күченеп китә.

Алар 3 бала белән чит-як җирдә яңа тормыш башлап җибәрә. Шәһәрдәшләребезнең ни өчен бу адымга барулары һәм җылы яктагы тормышлары белән кызыксындык.

«Күченеп китү җиңел бирелмәде. Авыр чаклар да булды, хәтта яңадан Чаллыга кайту турында да уйлаган идек. Чөнки башта эш тә, даими торыр урын да, прописка да юк иде. Теркәлү урыны булмагач, балалар бакчасына да алмадылар. Олы кызымның мәктәбе дә еракта туры килде. Башта без коттеджлар бистәсеннән йорт алган идек. Төзүчеләр анда: «Мәктәп, балалар бакчасы булачак», – дип ышандырды.

Белем бирү учреждениеләре төзелеше соңга кала дигәч, өч бүлмәле фатир алырга булдык. Хәзер инде без бу шәһәр кешеләре дип исәпләнәбез.

Биредә торак бәяләре Чаллыныкыннан әллә ни аерылмый. Без, мисал өчен, 4 сутый җирдә урнашкан 100 кв. метрлы йортны 8,5 млн сумга сатарга куйдык. Краснодар краенда шәхси йортларның мәйданы зур түгел — шул 3–5 сутый. 10 сутыйлысын алу кыйммәткә төшә, ул озак сатылмый.

Иске йортларда — «вторичкада» — бер бүлмәле фатирны 2 млн тирәсенә алып була. Биредә күпфатирлы йортларны да башкачарак төзиләр: проектка күпкатлы парковка, мәктәп, балалар бакчалары, фонтанлы ял зоналары, аллеялар да керә.
Бер ай элек җылы бирделәр. Әлегә батарейларны кабызмыйм, бәлки декабрьдә кушармын. Җылыны һәр фатир үзе көйли ала.

Урамда якынча +13, +11 градус. Кайчакта яңгыр сибәли. Кемдер курткада, кемдер кофтада йөри. Монда күченгәннән бирле кышкы аяк киеме алган юк. Җәен бик кызу чаклар булды, моңа әкренләп ияләштек.

Җылы булгач, төрле җиләк-җимеш тә мул үсә. Абрикосларны урамда да өзеп ашарга була. Кибетләрдә, дөресрәге, урамдагы сатучыларда бәяләр бик арзан. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә үз хуҗалыкларыннан сатарга алып килә. Сезон вакытында инжир, абрикос, слива, виноград, чия күп була. Арбузларны кайчакта бушлай да тараталар. Ә менә җир җиләген бер дә күргәнем булмады.

Бирегә төньяктан күченеп килүчеләр дә күп. Әрмәнстаннан килеп урнашучылар да байтак.
Ризыкларга килгәндә, грузин һәм әрмән кухнялары өстенлек итә. Самса, хинкали һәр җирдә диярлек бар. Мин үзем дә самса пешерергә өйрәндем.

Гаиләмне бәлеш, кыстыбый, гөбәдия белән дә сыйлыйм. Йогуртны оеткыдан үзем әзерлим.
Азык-төлек бәяләре Чаллыдагыга охшаган: 3,2 % сөт — 100 сум, ипи — 80 сум, йомырканың дистәсе — 70 сум, сыер ите 700 сумнан башлана. Монда ипи бик тәмле түгел, шуңа үзем пешерергә тырышам.

Азык-төлекне күпләр өйләренә китертә, электроскутерларда китереп йөрү хезмәткәрләре адым саен диярлек. Юлларда хәрәкәт тыгыз, бөкеләр күп — Казандагы кебек. Машина кую урыннары белән дә зур проблема. Элек биредә шулкадәр кеше яшәр дип уйламаганнар, шуңа проектны үзгәртү мөмкин түгел икән. Бу проблеманы хәл итү юлларын тапкан кешегә губернатор бүләк тә вәгъдә иткән. Мин исә кирәк җиргә скутер белән йөрим.
Мәдәни чаралар күп, төрле артистлар килеп тора. Татарча чаралар да еш оештырыла: биредә татарларның үз берлеге бар.

Поликлиникалар яхшы эшли, балалар белән дәвалану өчен шифаханәгә бушлай юлламалар да бирәләр.

Мәктәп һәм бакчаларда урыннар аз. Бер сыйныфта 30 бала укый, бакчадагы төркемнәрдә хәтта 40 бала да булырга мөмкин.

Теләгән кеше яхшы эш таба ала. Краснодарда эшмәкәрләр күп. Ирем машина йөртүче булып эшли, хезмәт хакы яхшы. Мин әлегә өйдә утырам: балаларны мәктәптән, бакчадан каршы алырга, түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Уртанчы балам 1нче сыйныфка укырга кергәч, сыйныфташларын мәктәптән каршылап, өйләренә озатып куя идем — шул рәвешле акча эшләдем. Күченеп килгәч, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә укыдым.
Соңгы вакытта бу якларга Россиянең төрле өлкәләреннән күчеп киләләр. Диңгез буеннан участоклар сатып алып, ял урыннары төзиләр. Россиядә туризм өлкәсе үсә бит. Гомумән, халык арасында төрле җирләрдә сәяхәт итеп яшәүче гаиләләр артып бара. Бәлки, балалар бераз үскәч, без дә башка җиргә күченеп китәрбез».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш