Аның да бәхеткә хакы бар
Язмаларда - язмыш

Аның да бәхеткә хакы бар

Асиянең язмышы башкаларга сабак булсын иде.

Тирә-ягыбызда аянычлы язмыш ияләре бихисап. Ирексездән аларга карыйсың да: «Ничек күтәрәләр икән бу сынауларны?» – дип гаҗәпләнәсең. Асиянең язмышы да башкаларга сабак булсын иде.
Асия әти-әнисенең бердәнбер кызлары булып, әбисендә үсте. Әнисен үтергән өчен озак еллар төрмәдә утырып кайткан әтисен ул тиз генә үз итә алмады. Шуңа күрә, әтисе кызын алырга дип килсә дә, туган өенә кайтмады. Әбисе оныгын акыллы, уңган кыз итеп үстерде.
Кыз үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда булачак ире Азат белән танышты. Дуслаштылар, бер-берсенә гашыйк булдылар. Дүртенче курста укыганда туй уздырып, өйләнештеләр. Азат хатынын укуын тәмамлагач, әтисе-әнисе янына авылга алып кайтты. Уңган, ачык йөзле Асияне кайнанасы белән кайнатасы да яратты.
Бер-ике ел бергә яшәгәч, иске йорт сатып алып, шунда яши башладылар. Әтисенә охшаган, кара кашлы, кара күзле уллары Айгиз туды. Ялның ни икәнен белмәгән Азат белән Асия, тырыша торгач, кибет төзетеп, шунда сәүдә итә башладылар. Тырышканнары бушка китмәде – мул тормышта яши башладылар.
Асия үзен бик бәхетле хис итте. Бианасы белән биатасы аңа әти-әнисен алыштырдылар. Ире тырыш, эшчән. Менә дигән уллары үсеп килә. Сәүдә эшләре дә алга бара.
Әллә бәхетенә үзе күз тидерде, әллә язмыш шулай сынады – ире Азат гаиләдән бизә башлады. Кибетләрендә чая кыз Гөлназ эшли башлагач, ул бөтенләй үзгәрде.
Башта берни сизми йөргән хатын, ирен шул кыз белән тоткач кына, күзләрен ачты. Асия ирнең хыянәтен бик авыр кичерде. Кайгыдан кара янды, ябыкты. Шулай да, гаиләсен саклап калу өчен, нәфрәтен басып, ирен өйдә яхшы каршы алды, тиешенчә эшкә озатты. Азатның ата-анасы үгетли торгач, хатын да ачуын сиздермәгәч, аралары җайланган кебек иде.
Бер-бер артлы ике кыз табып куйды Асия. Гайбәт сөйләргә яраткан авыл халкы: «Бу хатын ирне балалар белән тотмакчы була», – дип сөйләсә дә, ул гаиләсе өчен көрәшен дәвам итте.
Гөлназга да яңа «хуҗа» табылды. Үзеннән әллә ничә яшькә олы, гаиләле, хәлле генә ирдән малай табып, шул бала исәбенә мул гына яши башлады.
Йөрәгендә ир хыянәте салган яра сулкылдап торса да, тормышлары көйләнгән кебек иде. Үзе дә уңган, кешене дә эшләтә белгән Азат кибетләреннән тыш, резина-пластик әйберләр ясый торган, зур булмаса да, табышлы эш ачып җибәрде. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, араларындагы бәхет тә «кителде».
Яше кырыктан узса да, Азат тагын Гөлназ янына яшәргә күчеп китте. Үзенең өч баласын ташлап, кеше баласын үстерә башлады.
Үз балалары янына килгәләп йөрсә дә, Асия аны күрмәмешкә сабышты. Тагын өметен өзделәр бит. Асия олы улын армиягә озатып, ике кызы белән юаныч тапты. Шулай да, ирен аңларга тырышты ул. Кем кирәк аңа? Нигә ире шулай мыскыл итә аны? Асия уңган да, тәртипле дә, йөз-кыяфәте, гәүдә-сыны да килешле генә. Нәрсә тапты икән ул Гөлназда? Төннәрен хатын шул сорауларга җавап эзләде.
Ире ташлап киткәч, үзен дөньяда иң бәхетсез кеше дип санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен әле белми иде. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан улы Айгиз бик кыйммәтле машинаны бәрдереп, асылынып үлде. Ата белән ана улларын коткарып кала алмады. Асия өчен кайгылы көннәр башланды.
Бала кайгысын әйтеп аңлата торган түгел. Ул хатынны аяктан екты. Барлык сагышлары, кыенлыклары белән Асия ялгызы калды. Азат балаларына ярдәм иткәндә итте, итмәгәндә – юк. Җимерелеп барган йортларын да карашмады. Башта киленнәрен бик яраткан биатасы белән бианасы да Асиягә кырын карый башладылар. Оныклары Айгизнең асылынуын да Асиядән күрделәр.
Хатынның үзенең дә элмәккә менәсе килгән чаклары күп булды. Алма кебек улы белән бергә яшәү мәгънәсен дә югалтты. Кайчандыр бәхет нуры балкыган йортларында тынычлык бетте. Ничә тапкыр «Чыгып китәм», – дип талпынса да, акча юклыгы туктатты.
Беркөнне аны үзләреннән өч йорт аша гына яшәгән Фәүзия чакырып алды. Ул өйдә үзе генә түгел иде. Ишек алдында шак-шок килгән, уртача буйлы, чал чәчле, таныш булмаган ир-егетне күргәч, кире чыгарга ымсынган Асияне хуҗабикә өенә алып керде.
Теге ишек алдындагы ир кергәнче, Асиянең колагына:
– Туганым Харис. Ике ел элек хатыны үлде, – диде.
Аннары кунакларны чәй өстәле артына утыртты да, өйдән чыгып китте. Ир эшне тиз тотты.
– Күпне күрдең, сынмадың, сыгылмадың.
– Минем белән бик җиңел булмас шул сезгә. Тормыш йөгем бик авыр шул минем, – дип кенә әйтте аңа хатын.
... Башта берни дә вәгъдә итмәгән Асия, Харис белән аралаша торгач, ике баласын алып, яңа ире янына күчеп китте...


Нет комментариев