Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Бүләккә – көчек

90нчы елларда чәчне акка буяту модасы керде. Институтта укыган чагым иде. Җәйге каникулга чыгу белән мин дә блондинкага әйләндем. Авылга кайтуга әтинең мине бик нык ачуланганын хәтерлим.

Тыңламыйча булмый, шулай да мин бераз ак чәчле, зәңгәр күзле чибәр туташ булып йөрдем әле. Матур итеп киенәсе дә килә бит әле, ә акча җитми. Әнинең иске кара бәрхет күлмәгеннән үземә килешле итәк тегеп киеп тә җибәргәч, күрше авыл егетләре артымнан калмый йөри башлады. Әле берсе килеп озата, әле икенчесе. Кич саен капка төбенә чакырып чыгаралар. Әле авылдаш кызым үпкәләп тә йөрде – шуларның берсе, озыен буйлы чибәр Вадим аңа бик тә ошый икән. Ә ул минем янга килә, урам әйләнәбез. Вадим мине мотоциклда йөрергә дә өйрәтте. Ерак булса да күрше авылдан көн дә килә иде. Беркөнне миңа тартмага салып сөйкемле көчек алып килгән! Мин ул чагында модага кергән яңа фуфайкамны киеп аның янына чыктым, көчекне шуңа төреп, өйгә алып кердем. Әниләр мине ачуланмады, этне үстердек. Вадим бүләге булгач, мин аны бигрәк тә яраттым. Бакчаларга кереп егетләр белән кыяр, помидорлар да урлый идек. Бу мизгелләр искә төшсә, хәзер дә елмаеп куям. И рәхәт чаклар! Берничә елдан мине Вадимнар авылына практикага җибәрделәр. Анда да берничә тапкыр күрештек. Тик, кызганыч, киләчәктә безнең юллар аерылды.

Луиза Хәкимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев