Язмаларда - язмыш

Фортепиано көйләүче Мелис Корбанов: «Кобзон мине Мәскәүгә чакырды, китмәдем»

Европаның фортепиано осталары берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәренә 85 яшь

Башта мин аның гадәти булмаган исеменә игътибар иттем, аралаша башлагач, һөнәре дә, язмышы да бик үзенчәлекле, газета герое булырлык икәнен аңладым. Мелис Корбанов – фортепиано көйләүче, «СССРның мәдәният министрлыгы отличнигы» күкрәк билгесенә ия булган югары белемле музыкант, Европаның фортепиано осталары берлеге әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 85 яшьтә булса да, бүген дә сафта – шәһәребезнең иң тәҗрибәле остасы буларак, клавишалы-кыллы уен коралларын көйли, ремонтлый.

85 яшьтә булса да, бүген дә сафта
85 яшьтә булса да, бүген дә сафта 

Үземне белгәннән бирле музыкант булырга хыялландым.

Мелис Ниязович, исемегезнең нәрсә аңлатканын һәм аның тарихын сөйләгез әле?

– Мэлс исеме Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин сүзләренең баш хәрефләреннән ясалган. Яңгырашы ят, әйтелеше авыррак булганга күрә, мин аны «Мелис» итеп үзгәрттердем. Бу исемне кушу тарихы минем өчен тетрәндергеч вакыйга белән бәйле. 1942 елны әтием Нияз сугышта вафат булган, мин туганмын. Галия әнием миңа Нуриман дип исем куйган.

Миннән берничә яшькә олырак апам ишегалдында уйнаганда, Мэлс исемле бер малайны күреп, аның исемен ошатып кайткан. Әнигә кайтып: «Энемә Мэлс исеме кушыйк, шулай эшләмәсәгез, мин аны коега ташлыйм», – дигән.  Миңа атна-ун көн тулгач, ул эшкә чыккан. Киткәндә күрше хатыныннан балаларга күз-колак булуын сораган. Ул кечкенә кызның сабыйны күтәреп урамнан баруын күреп алган да, туктаткан, баланы кулыннан алган, сорашкан. Исеме ошамаганга, коега ташларга баруы икән. «Әнием миңа яңа энекәш алып кайтыр әле», – дигән. Бу хәлләрнең кабатлануыннан, фаҗигагә китерүеннән куркып, әнием исемемне үзгәрттергән. Ярый әле паспортистка булып милициядә эшләгән.

– Сез кайсы яктан?

– Үзбәкстаннан.

– Музыка белән мавыгуыгыз кайчан башланды?

– Үземне белгәннән бирле музыкант булырга хыялландым. Үзбәкстанның «Ялла» ансамбле аша күпләргә таныш Фарух Закиров җитәкләгән дәүләт халык оркестрында эшлисем килде. Бәхетемә, һөнәр үзләштергәч, мин анда 2 ай эшләп алдым. Белгечләре авыргач, аны алыштырып торырга туры килде. Мәктәп хорында җырладым, хәтта катлаулы романслар башкара идем. Тавышымны Робертино Лореттиныкына охшаталар иде. 14 яшемдә беркемгә дә әйтмичә, Ташкентка, музыка училищесында укырга керергә киттем. Анда 18 яшьтән генә алабыз, дип кире бордылар.

Яшүсмерлек чорында тавышым «сынып», вокал белән хушлашырга туры килде. Аннары бәрмә (ударные) уен кораллары белән мавыктым, хәтта яңаларын да үзем уйлап таба, ясый идем, чөнки кибетләрдә сатмыйлар иде. Бервакыт өлкәннәр белән беррәттән барабанчы булып оркестрда да эшләп йөрдем. Наманган шәһәрендәге музыка училищесында барабанчы һәм саксафончы буласым килгәнне әйткәч, бу хакта бүтән дәшмәскә куштылар, чөнки бу – буржуаз инструментлар икән. Мондый мавыгучыларны хәтта укудан куганнар. Әнә, тромбонда уйнарга өйрән, диделәр.

Армиядә мин оркестр тупладым. Хезмәт итеп кайткач, 4 еллык программаны ел ярымда тәмамлап, Ташкент консерваториясенә укырга кердем, анда да уңышлы укып чыктым.

– Сирәк очрый торган һөнәрегезне ничек сайладыгыз?

– Укулар башлангач, сольфеджио дәресендә укытучым ноталарны бик тиз отып, тиз язып баруымны күреп алды. «Синнән бик яхшы көйләүче (настройщик) чыгачак, шул һөнәрне үзләштер», – дип киңәш бирде. Мин аларның күбесенең шешә яратуын әйтеп, каршы төштем. «Ә менә анысы инде үзеңнән тора», – диде тормыш күргән, акыллы укытучым. Чыннан да, шулай булды. Хәзер минем хәтта шәкертләрем дә алкогольдән ерак, кием-кыяфәтләре пөхтә, эшкә мөнәсәбәтләре җитди.

– Пианиноны уйнарга әзерләү өчен күпме вакыт китә?

– Бер сәгатьтән алып 5-6 сәгатькә кадәр. Уен коралының нинди хәлдә булуына карап. Искерәкләре, билгеле, күбрәк вакыт таләп итә.

– Нинди махсус эш коралларын кулланасыз?

– Инде ничә еллар мин һәрвакыт үзем белән камертон, отвертка һәм көйли торган ачкыч (настроечный ключ) йөртәм, шулар белән эшлим.

– Эшегездә нинди авырлыклар очрады?

– Көндәшләрем аяк чалды. Хәтерлим, башкаладан килгән танылган ансамбль өчен рояльне көйләп бирдем. Тикшереп, кабул иттеләр, мин киттем. Музыкантлар капкалап алганчы, нибары ярты сәгатьләп вакыт узгандыр, инде чыгыш ясарга кирәк, мине рояльнең тавышы «бозылган», дип кире чакырдылар. Карагач, кемнеңдер кирәкле шөрепләрне борып, бушатып куйганын аңладым.

Пианиноны уйнарга әзерләү өчен күпме вакыт китә?
Пианиноны уйнарга әзерләү өчен күпме вакыт китә?

«Үзбәкстаннан качак буларак Россиягә китәргә туры килде»

– Чаллыга ничек килдегез?

– Үзбәкстаннан качак буларак Россиягә китәргә туры килде. Рязань өлкәсендә мәдәният йорты директоры булып эшкә урнаштым. 1986 елны Чаллыга дөньякүләм танылган музыкант Святослав Рихтер килеп чыгыш ясаган. Аның өчен «КАМАЗ» мәдәният йортында махсус ак рояль әзерләгәннәр. Тамашачы аны алкышлап озаткан. Тик китәр алдыннан кунак уен коралының каралмавын, шундый заманча шәһәргә белгечләр кирәген әйтә. Көйләүче оста эзли башлаганнар, мине чакырдылар. Килеп эшләдем.

Ул вакытта мәдәният идарәсен җитәкләгән Фәйрүзә Зөфәровна (Мостафина) мине монда күчәргә үгетли башлады. «Минем анда хезмәт хакым зур, фатирым бар, эштән дә җибәрмәсләр», – дигәч, монда да шундый ук шартлар булдырырга вәгъдә итте. 1992 елны Чаллыга күчендем. Берьюлы 7 музыка мәктәбендә эшли башладым. Иртәнге 5тә торып эшкә китә, төнге 12дә кайта идем, чөнки эш күп – уен кораллары каралмаган иде. Акрынлап барлык фортепиано, рояльләрне тиешле дәрәҗәгә китердем.

– Нинди йолдызлы артистлар белән эшләдегез?

– Оперетта артисты Татьяна Шмыга, җырчы Эдита Пьеха, композитор Евгений Крылатов, пианистлар Даниил Крамер, Борис Березовский рәхмәтләрен әйттеләр. «Модус» джаз клубы белән 10 ел эшләдем. Чит илдән килгән күп музыкантларга инструментларын көйләдем.

Өч тапкыр Иосиф Кобзон белән очраштык. Ике тапкыр Үзбәкстанга гастрольләргә килгәч һәм тагын бер кат – Чаллыда инструмент әзерләдем. Аңа эшкә мөнәсәбәтем һәм уен коралының сыйфаты бик ошады. Ул мине Мәскәүгә чакырды, анда синең кебек осталар кирәк, диде. Мин аңа: «Чаллы мине авыр вакытларымда сыендырды, үз баласы кебек кабул итте. Аңа тугры булырга үземә сүз бирдем, беркая да китмим. Осталар монда да кирәк», – дип җавап бирдем. Бүгенге көндә дә бар булган энергиямне, белемнәремне, тәҗрибәмне шушы шәһәргә багышлыйм.

 «Профессиям, осталыгым шәраб кебек – вакыт үткән саен яхшыра бара…»

– Үзегезгә алмаш әзерлисезме?

– Музыка уен коралларын көйләүчеләрне уку йортларында, кызганычка каршы, инструментны ремонтларга өйрәтмиләр, бары тик тавышның физик үзлекләре турында мәгълүмат кына бирәләр. Укуларын тәмамлап эшкә килгәч, билгеле, аларга авыр була. Миңа мөрәҗәгать итсәләр, әлбәттә, киңәшләремне кызганмыйм. Ни әйтсәң дә, 65 еллык тәҗрибәм бар. Авыр очраклар булганда үзләре белән барып, урында ничек эшләргә кирәклеген дә күрсәтәм.

– Татар җырчыларыннан иҗаты ошаган артистлар бармы?

– Идрис Газиевның иҗатын, Салават Фәтхетдиновның халыкчан, җиренә җиткереп җырлавын хөрмәт итәм. Ә менә хәзерге яшьләрне миңа тыңлавы, кызганычка каршы, авыр. Җырларның эчтәлекләре дә очсыз, көйләре дә бер көнлек, профессиональлек юк дәрәҗәсендә, ул фонограмма куллануларын әйтеп тә тормыйм.

– Һөнәрегез өчен ишетү сәләте бик мөһимдер? Колакларыгызны ничек саклыйсыз?

– Үтәли җилдә (сквозняк) утырмыйм, машинада барганда тәрәзәләрне ябам. Шунысын да әйтергә кирәк, табигатьтә ике төрле ишетү сәләте (слух) бар. Берсе – физиологик, икенчесе – музыкаль. Алар бер-берсенә бәйле түгел. Яшь барган, организм таушалган саен, физиологик ишетү начарайса да, музыкаль сәләт шундый ук кала. Чөнки ул тумыштан килгән үзлеккә, гомер буе тупланган тәҗрибәгә нигезләнә.

"Ни әйтсәң дә, 65 еллык тәҗрибәм бар!"

– Гаиләгез турында да әйтеп үтегез әле.

– 1968 елны өйләндем, улым һәм кызыбыз туды. Хәзерге көндә 8 онык, 9 оныкчыгым бар.

– 85 яшьтә дә нык булып калыр өчен нәрсә эшлисез?

– Беренчедән, профессиям, осталыгым шәраб кебек – вакыт үткән саен яхшыра бара, аннан канәгатьләнү хисен күбрәк алам, «белмим», «булдыра алмыйм» дигән очраклар юк. Икенчедән, эчмим, тартмыйм.

Сәрия Гарипова


Нет комментариев