Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Гәүһәрия һәм Галимҗан Гәрәевлар: «Без җиденче сыйныфтан бергә»

Күпләргә үрнәк булырлык гаилә.

«Бу династия – коллективыбызның йөзек кашы. Галимҗан Мәгъсүмович Мәскәү энергетика институтын тәмамлаганнан соң лаеклы ялга чыкканчы бездә эшләде. Россиянең атказанган энергетигы, республиканың бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Хатыны да алдынгы хезмәткәр иде. Бүгенге көндә уллары Инсаф эксплуатацияләү буенча баш инженер урынбасары, Айнур техник хезмәт күрсәтү цехы башлыгы. Аның хатыны Гөлназ персонал белән идарә итү бүлеге белгече. Гәрәевлар династиясенең гомуми стажы 100 елга якын.  Гәүһәрия һәм Галимҗан Гәрәевларның гаиләсе дә күпләргә үрнәк», – диделәр ТЭЦта.

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан без шәһәрдәшләребезне әлеге күркәм гаилә белән таныштырырга булдык. 

Галимҗан абый Тукай районының Әҗмәкәй авылында туып-үскән. Гәүһәрия апа – Иске Гәрдәле авылы кызы. Алар Иске Гәрдәле мәктәбендә укыганда танышканнар. Дөрес, урта мәктәпне тәмамлагач, бераз юллары аерылып торган аларның. Галимҗан Мәскәү Дәүләт Энергетика институтында укый. Аны тәмамлагач, 1979 елда Чаллы ТЭЦына эшкә урнаша. Хезмәт юлын Казан цехында машинист булып башлап җибәрә. Смена башлыгы, цех башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. 

Гәүһәрия исә башта педагогия училищесын, аннары педагогия институтын тәмамлый. Сөйгән ярына кияүгә чыгып, балалар тугач, балалар бакчасында эшләп ала. Икенче югары белем ала да, лаеклы ялга чыкканчы ТЭЦта кадрлар әзерләү буенча беренче категорияле инженер булып эшли. 

Гәрәевлар гаиләсендә мәхәббәт җимешләре булып ике малай үсә. Алар 26нчы гимназиядә укыйлар. Икесе дә әтиләре эзеннән китә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан Дәүләт Энергетика институтын тәмамлыйлар һәм ТЭЦка эшкә кайталар. Биредә һөнәри үсеш баскычларын үтеп, югары дәрәҗәләргә ирешәләр. 

Сүз уңаеннан, Айнур милли көрәш буенча спорт мастеры, өч тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия чемпионы булган, күп Сабантуйларда җиңгән. Хәзер Чаллы Сабан туена судья итеп чакыралар үзен. 

«Безне ТЭЦ берләштерде. Барыбыз да бер урынга берегеп, тырышып эшләргә күнеккәннәр. Биредә ял да, бәйрәм дә юк. Чөнки предприятие җитди, аның эшчәнлеге халыкның тормышын тәэмин итә. Шуңа күрә без бер-беребезнең хезмәтен аңлап, хөрмәт итеп яшәдек», – ди Галимҗан абый.
– Шөкер, улларыбыз да йөзгә кызыллык китермәделәр. Матур яшиләр. Без аларның гаиләләренә кысылмыйбыз. Киленнәр белән дә дус-тату, сүзгә килмичә, булганына шөкер итеп яшибез, – дип сүзгә кушылды Гәүһәрия ханым. 

Гәрәевлар гаиләсе учагын зирәк, тырыш Гәүһәрия ханым саклый. Аның киңәшен тотып, балалары үзләре белән бер тирәдә фатир алганнар, авылда да йортлары янәшә. «Яңа елны бергә уздыру бездә традиция. Башта балалар һәм оныклар белән бездә җыелып, иске елны озатабыз, аннары Инсафларга, Айнурларга керәбез», – ди Галимҗан абый.

Гәрәевлар биш оныклары турында да горурланып сөйләделәр. Өчесе 26нчы гимназияне уңышлы тәмамлаган. Илфат та, Альмир да дүрт яшьтән каратэ белән шөгыльләнеп, кара пояс ияләре булганнар. Инсафның олы улы Илфат Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли-тикшеренү медицина университетының дәвалау факультетында дүртенче курста укый. Альмир  – Мәскәү хәрби академиясе студенты. Айнурның кызы Гөлнара БДИда 200 балл җыеп, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Бүген И.М.Сеченов исемендәге беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында икенче курста, Алсу 26нчы гимназиянең унынчы сыйныфында укый. Олимпиадалар призеры. Сәмирә быел беренче сыйныфка укырга керә. 

«Улларыбыз балаларын бакчада татар төркеменә йөрттеләр. Рус гимназиясендә укысалар да, татар телен онытмадылар. Зурлар барысы да татарча яхшы сөйләшә. Альмир татарча сочининиеләрне бер хатасыз язды. Илфат матур итеп шигырь сөйләве белән Роберт Миңнуллинны да шаккаттырган. Роберт Миңнуллин аны күтәреп фотога да төшкән иде. Барысы да төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладылар. Иң мөһиме: алар татар телен белү файдалы һәм кирәк булуын аңлап үстеләр. Олылары Мәскәүдә дә дуслары белән татарча сөйләшеп йөриләр. Аларның әбием, бабам дип эндәшүләре йөрәккә сары май булып ята. Балаларны татар теленә өйрәтү – беренче чиратта гаилә, ата-ана һәм әби-бабайларның бурычы. Төпчек оныгыбыз татар телен аңлый, җавап кайтара. Әмма туган телне без теләгәнчә камил белми. Аны татар теленә өйрәтәсебез бар әле», – ди Гәүһәрия ханым.

– Лаеклы ялга чыккач, Гәүһәрия оныклар белән актив шөгыльләнде. Без ЗЯБта, улларыбыз белән бер йортта янәшә подъездларда яшибез. Ул оныкларны Яңа шәһәрдән, 26нчы гимназиядән барып алып йөрде. Дәресләрен эшләргә булышты. Дөрес, үзләре дә акыллы, тырыш булдылар. Шулай да яхшы укуларында әбиләренең өлеше зур. Оныкларыбыз дәресләрен карап, кичке ашны ашагач кына өйләренә чыга иделәр, – дип сүзгә кушылды Галимҗан абый.
Галимҗан абыйга 72 яшь, Гәүһәрия апага 70 тулган. Аларның гаилә коруына 48 ел. «Бәхетле гаиләнең сере нидә?» – дип сорыйм Гәүһәрия ападан. «Без 7нче сыйныфтан бергә. Яшь чакта ярату була, аннары ул хөрмәткә әйләнә. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Улларыбыз да бездән үрнәк алды. Аллаһка шөкер, беркайчан да хатыннарын хурлаганнары юк. Бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшиләр. Оныкларыбыз да гаиләдәге шушы кыйммәтләрне үзләренә юлдаш итсеннәр, безгә аларның да матур гаиләләрен күрергә насыйп булсын иде», – ди Гәүһәрия ханым.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев