Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Язмаларда - язмыш

«Гомере өзелгән көнне сәгатьләре дә туктады»

28 ел элек Мурманск өлкәсенең Кола култыгында (Кольский залив) чактан гына икенче

Матрос Александр Кузьминых «Вепрь» атом су асты көймәсендә хезмәттәшләрен атып үтерде. Алар арасында шәһәрдәшебез – старшина Илшат Хуҗин да була. Аның әтисе – «Шәһри Чаллы» газетасын даими алдыручы Илгиз абый. Ул коточкыч вакыйганы хәтерендә яңартып, безнең белән дә уртаклашты. Шушы көннәрдә Чаллының төп проспектында батыр шәһәрдәшебез истәлегенә аның фотолары белән баннер да куелды.

Язмыш берсен саклаган, икенчесен...
Командасы белән саубуллашырга кергән Илшат Хуҗин ул көнне «Вепрь»гә очраклы гына эләгә, чөнки үзе «Ак Барс» көймәсендә хезмәт итә. Әти-әнисе янына Чаллыга ялга кайтыр өчен билетлар алып, әйберләрен сумкасына тутырып куйган була.
– Медкомиссия үтеп, старшина буларак контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә тиеш иде ул. «Ак Барс» диңгезгә чыкмау сәбәпле, анда хезмәт итүче матросларны башка субмариналарга тараталар иде. Соңгы тапкыр бер айлык походка да ул нәкъ менә «Вепрь» белән чыга. Аннары ул отпуск алдыннан трюм бүлеге командиры буларак командасы белән саубуллашырга керә, кунарга кала. «Дембель»гә китәр алдыннан чалбарын кыскартырга бирер өчен шәһәргә киткән егет урынына ята. Шулай берсе исән кала, икенчесенең гомере өзелә.
Илшат кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, ярышларда катнашты. Мәктәптән соң училищены бетерде, токарь булып эшләде, машина йөртергә өйрәнде. Армиягә повестка буенча түгел – үз теләге белән китте. Төньяк флотка барасы килде, 200 кешедән нибары ике кешене – аны һәм тагын бер егетне сайлап алдылар. Хезмәттә аңа офицерларны өйрәтүне ышанып тапшырдылар. Хатларында су асты көймәсендә ай ярымга кадәр сузылган походларга йөрүен, бик ошавын язды, – дип сөйли Илгиз абый.
Яхшы хезмәт иткәне өчен Илшатка Татарстан Президенты (1997 ел) үзе кул сәгате тапшыра.

Фаҗигале төн 
– Корал тоткан егет төн уртасында кубрикка (судно командасы өчен торак бүлмә) атылып кергәч, улым сикереп тора, сакланырга тырыша. Уң кулына пуля эләгә. Аннары Кузьминых автоматын аңа төбәп, буеннан-буена пулялар «сиптерә». Илшат егыла, әмма әле исән була. Соңгы пуля баш чүмеченә эләгә. Мин үзем аны дин кушканча юдым – барысын да үз күзләрем белән күрдем. Улым соңгы сулышына кадәр көрәшә, тик пуляга каршы торып буламыни? Тәне теткәләнеп беткән иде, – ди күз яшьләрен чак тыеп әти кеше. 
Иң куркынычы – походтан кайткан «Вепрь»дән ракеталар, башка коралларны бушатырга өлгермәгән булалар. Башта 5 кешене, аннары ике заложникны да атып үтергәннән соң, Кузьминых торпедалар урнаштырылган бүлеккә кереп, эчтән бикләнә, шартлату белән яный башлый.
Матросны кулга алу операциясен Россия Герое, атаклы Герман Угрюмов җитәкли. Үз вакытында аның башы өчен террористлар 16 млн доллар вәгъдә иткән була. Ул көннәрдә аның ике төркеме шул тирәдә тренировка үткән була.
– Әгәр су асты көймәсендәге ракета һәм торпедалар шартлаган булса, Кола ярымутравы су астына китәр иде, мөгаен. Безнекеләр матрос белән сөйләшүләр алып барган арада, америкалылар шартлау дулкынын киметер өчен көймәне буксир белән Баренц диңгезенә тарттырырга тәкъдим иткән, диләр. Кузьминыхны озак кына бирелергә үгетлиләр, аның таләбе буенча көймәгә пистолет, аракы, кара уылдык һәм шоколад төшерәләр. Тик аның белән ара ерак булу сәбәпле, тоткарлау шактый вакыт барып чыкмый. Ишекләрне шартлатырга ярамый – якында гына торпедалар. Ул вакытта газеталарда «Кузьминых үз-үзенә атты» дип яздылар, тик чынлыкта адмирал Угрюмов планын чынга ашыралар. Көймәгә махсус телефон төшерәләр, аның батарейкасы урынына торпедаларга зыян китермәслек, әмма матросны эштән чыгарырлык куәтле шартлаткыч куялар. Кузьминых абыйсы белән сөйләшүнең якынча 45нче минутында ул җайланма шартлый, – дип уртаклаша Илгиз абый.

Шәхси тикшерү эше
Улы үлеменнән соң шәһәрдәшебезне бер мөһим сорау борчый: флотка бит сайлап кына алалар – Кузьминых анда ничек эләгә алган?
– Мин Петербургка бардым, ул яшәгән йортны күрдем, аның күршеләре белән сөйләштем. Үч аласы килүдән түгел – бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китергән фаҗиганең сәбәбен табасым килде.
Хакыйкать хәрби комиссариатта ачыла. Әлеге егет балачактан психдиспансерда исәптә торган булган, армиягә алынырга тиеш булмаган. Тик бу – бер документ буенча, икенчесе буенча аны хәрби хезмәткә яраклы дип табалар. Хезмәттәшләре әйтүенчә, аралашмаучан, йомык кеше булган. Кузьминыхның ни сәбәпле бар дөньяга ачу тотканын хәзер инде белеп булмый, тик көймәне басып алуга ул яхшылап әзерләнгән – алты капчык сохари киптергән, 3 савыт су әзерләгән, аны агуламасыннар өчен торпеда бүлегенә килүче газ системасын сүндергән. 

Туктаган сәгать
2002 елда Илгиз абый Мурманскига – улы хезмәт иткән урынга Татарстан делегациясе белән бара, шул су асты көймәсенә төшеп, дога кыла. Шушы кубрикта яшәүче матросларга берничә ел элек монда канлы вакыйга булганын, берүк, белгертмәсеннәр иде, дип үтенә ул.
Кызганычка каршы, шәһәрдәшебезгә судлашып йөрергә дә туры килә. Чөнки улы өчен пенсияне ала алмый. Сәбәбе – Североморскидагы шәхси документында Илшатның әтисенең исеменә нечкәлек билгесе өстәп язалар. Мәсьәлә ике елдан соң гына хәл ителә.
Аңлатып булмый торган, әмма ата-ана йөрәген телгәләүче тагын бер факт –бүләк ителгән командир сәгате дә, әти-әнисе өендә калган, Илшат үзе ясаган агач сәгать тә фаҗига булган төнне 3.39да туктап калалар.

Фотосы – Чаллы урамында
Петербургта Россия Төньяк флоты су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр клубы эшләп килә. Биш елга бер мәртәбә алар очрашулар үткәрә. Өч ел элек шундый чарага Илгиз абый Хуҗинны да чакыралар, әмма махсус хәрби операция бару сәбәпле чара булмый кала. Төньяк башкалага аңа быел март аенда барып кайту насыйп була. Клубтагы хәрбиләр аның улы Илшатның исемен Чаллыда мәңгеләштерү, искә алулары белән кызыксына. Шәһәр урамнарында әлегәчә аның фотосы урнаштырылган баннер куелмаганлыгы ачыклана.
7 апрель – су асты көймәсендә хезмәт иткәндә һәлак булган хәрбиләрне искә алу көне иде. Илгиз абый кайткач, шушы датага туры китереп, Үзәк районында әлеге мәсьәлә хәл ителә. Бер ай дәвамында Тынычлык проспектыннан үтүчеләр Илшат Хуҗинның ялга кайтуында ак ромашкалар янында төшкән фотосын, ул хезмәт иткән су асты көймәсе сурәтләнгән 6 метрлык банерны күрә ала. Анда «Улыбыз, абыебыз, дустыбыз истәлегенә» дип, батыр старшинаның тулы исеме, туган һәм вафат булган көннәре язылган. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш