Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Ике әниемне төшемдә күрдем. Башларында ак яулык...»

Әти-әнисен, бер-бер артлы өч абыйсын югалта ул.


Шәһәребез хастаханәләренең берсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Фәния Зарипованы күптәннән белсәм дә, үзенең гыйбрәтле язмышы турында язарга ул хәзер генә ризалашты. 

Фәниянең балачагы да бәхетле булмаган. Дүрт балалы гаиләдә төпчек кыз ул. Дөрес, әти-әнисе дә, абыйлары да яраткан үзен, кулларыннан да төшермәгәннәр. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгән, тормышлары да зарланырлык булмаган. Тик гаилә башлыгының хәмер белән дуслыгы нәтиҗәсендә гаиләдә еш кына ыгы-зыгы килеп чыккан. Нәфисә ханым сабыр булганга иренең эчүенә түзгән. Кайнанасы Разия да әшәкелеге белән авылда дан казанган усал кеше булган. Килене колхоз эшеннән кайтыр вакыт җиткәндә чәйнектәге кайнаган суны түгеп куйган, ачыктан-ачык кычкырышмаган ул, әмма зәһәрлеген елан кебек чәчеп кенә торган. Шуңа да карамастан, Фәния аңа «әни» дип эндәшкән, каршы сүз әйтмәгән, иренә берни сиздермәгән. Малайлары хуҗалыктагы эшләрдә әниләренә ярдәм иткәннәр, ничек булса да әниләренең тормышын җиңеләйтергә тырышканнар.

Фәниягә 10 яшь тулгач, алар гаиләсенә бер-бер артлы кайгы килә. Башта юл-транспорт һәлакәтенә очрап әбиләре үлә. Аннары әниләре чирли башлый. Бик каты эче авырта башлап, тамагыннан ризыгы үтмәс дәрәҗәгә җиткәч, район хастаханәсенә баралар. Табиблар анализлар тапшырырга, зонт белән ашказанын тикшертергә кушалар. Анализлар организмда ялкынсыну барлыгын, гемоглобинның нормадан бик түбән булуын күрсәтә. ФГДС нәтиҗәләре дә участок табибының шикләнүен раслый. Нәфисәнең ашказанында яман шеш ачыклана, 4нче стадия... Аны хастаханәгә дә салмыйлар, авыртуны баса торган дарулар алырга рецепт бирәләр дә кайтарып җибәрәләр. Өч ай эчендә гөл кебек сула ул һәм җәйге матур көндә 41 яшендә фани дөньядан китеп тә бара. 

Дүрт бала эчкече әти белән ятим кала. Малайлар үсеп, армия хезмәтен үтеп кайталар, һәрберсе үзенә һөнәр сайлый. Фәния исә әтисе белән Түбән Кама шәһәренә үги ана йортына күчеп килә. Бәхетенә, икенче әнисе Суфиянең үз баласы булмый. Фәния аны әни дип йөртә. Абыйлары апа диләр. Суфия Фәнияне сукмый-какмый. Гадел һәм тырыш була. Ире Илгизәрне дә эчүдән туктата. Фәнияне кул эшләренә өйрәтә.

Кыз сигезенче сыйныфны тәмамлагач, медицина көллиятенә укырга керә. Кан басымы уйнавыннан җәфаланган әнисенә ярдәм итәсе килә аның. Бу теләге тормышка аша. Укуын тәмамлагач, Түбән Камада эшкә кала. Әнисенә кирәк вакытта уколын кадый, массаж ясый. Әтисе дә кызым дип кенә тора. Абыйлары үз гаиләләрен кора, ялларга, бәйрәмнәргә кайтып йөриләр. 
Суфия үзе исән вакытта йортын Фәния исеменә яздыра. Аңлашып, дус яшиләр алар.
Фәния кияүгә чыккач, бәхетсезлекләр тагын башлана. Бер ай яшәгәч, чибәр, уңган Азатның наркотиклар куллануы билгеле була. Башта ул гаиләсенә әллә ни зыян китерми. Әмма уллары Марат тугач агрессивка әйләнә. Аны баланың елавы чыгырыннан чыгара. Хатыны белән талаша, кул күтәрә. Кансыз деспотка әйләнә дә куя. Наркотиклар кулланмаганда аннан да яхшы ир, әти булмый. Өйдәге эшләрне эшли, ашарга пешерә, төрле салатлар ясый. Йортны, ишегалдын тәртиптә тота. Шуңа күрә Фәния улы үскәнче түзәргә карар кыла. Хастаханәдә ике смена эшли. Карусыз, тырыш булганга яраталар үзен. Азат кына картайган саен холыксызлана гына бара. Сабыр савыты тулгач, Суфия җиденче сыйныфта укучы улын һәм бер машина әйберен төяп, Чаллыга күчеп килә. Туганнарының фатирында яшиләр, үзе шифаханәгә фельшер булып эшкә урнаша. 
Фәниянең абыйларының да язмышы аянычлы була. Әтиләренең геннары көчле булып чыга. Барысы да диярлек спиртлы эчемлекләрне тормышларыннан һәм сәламәтлекләреннән өстен күрәләр.

Фәргать өч балалы күркәм гаиләсен ташлап, Казанга чыгып китә. Башта акча сорап шалтыраткалый. Аннары бөтенләй хәбәрсез югала. Сәриясе бер елдан соң аны эзләп тә карый. Морглар, хастаханәләр калмый. Күрәзәчеләргә дә бара. Аларның берсе Фәргатьнең исерек килеш елгага батып үлгәнен әйтә. Шуннан соң, тынычланып, Илгизәр улы Фәргать рухына дога кылалар.

Руслан машина йөртүче булып эшли. Еш кына зур шәһәрләргә командировкага йөри. Ялларда спиртлы эчемлекләр эчә. Янәсе, ял итә. Еш кына ике-өч айга запойга китә. Күңеле чиста, үзе юмарт булганга хатыны ничек тә булышырга тырыша: хастаханәгә сала, табиблар дәвалап чыгаралар. Бер ай матур гына йөри дә, тагын шул хәл кабатлана. Көз көне урамда егылып башын яра һәм күп кан югалтудан хастаханәдә җан бирә. 

Илгиз, абыйларыннан аермалы буларак, аракыны артык күп эчми. Тик абыйларының, сеңелесенең аянычлы тормышына борчылудан йөрәге таушала. Диспансеризация үткәндә табиблар: «Сезгә ел саен кардиология бүлегендә дәваланып чыгарга кирәк», – диләр. Әмма ул тыңламый.  Нәтиҗәдә, эштән кайтканда вахта автобусыннан төшкәч, тукталышта егылып үлеп китә. Ике улы ятим кала. 

Абыйлары өчен борчылса да, Фәниягә дә соңлап кына бәхет килә. Аны дус кызы Фәнис исемле ир белән таныштыра. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, Фәнис аңа тәкъдим ясый.

«Ул игътибарлы, ярдәмчел булуы белән үзенә җәлеп итте. Улымны үз баласыдай кабул итте. Заводта, сменалы эштә эшли. Миннән алда кайтса, ашарга пешереп куя. Мин теләгән бар нәрсәне алып бирә. 52 яшькә җитеп гомеремдә дә ял итәргә барганым юк иде. Фәнис белән яши башлагач, бер елны өчәү Сочига, быел Доминикан республикасына барып кайттык. Бүгенге бәхетем өчен адым саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Берүк күпсенмәсен иде», – ди ул. 

Ул үзлегеннән намаз укырга өйрәнгән, узган ел Апанай мәчетендә укып кайткан. Хәзер Ислам дине кануннары буенча яши, Коръән укый. «Бер көнне ике әниемне төшемдә күрдем. Матур костюмнар киеп, башларына ак яулыклар бәйләп, басып торалар. Үз әнием: «Улларым белән очраштык. Алар да мондагы тормыштан канәгать», – дип елмайды да китеп барды. Минем догачылары булуым сөендергәндер инде үзләрен», – дип үзенең төшен сөйләде ул. 

Абыйлары булмаса да, аларның гаиләләре, балалары белән дус-тату яшиләр алар. Бәйрәмнәрдә, Коръән ашларында очрашалар. «Балачагым, яшьлегемдәге сынауларны сабырлыклар белән үткәнгә, Аллаһы Тәгалә бүген матур тормыш бүләк иткәндер инде. Авыр вакытларда Аллаһы Тәгаләгә сыенырга кирәк, ул ярдәм итми калмый», – диде ул сабуллашканда. 

/ Николай Туганов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем аянычлы язмышлар