Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Йоклап ятканда бозым керттеләр»

Шул вакыттан көрәш башланды, ди Римма Шакирова.

 «Шәһри Чаллы» уздыра торган «пятачок»ка йөрүчеләрнең һәрберсе турында да аерым материал язарлык. Алар позитив кәефләре белән үзләренә тартып тора. Шуларның берсе – Римма Шакирова. Ул инде 19 ел дәвамында вахтер булып эшли – оешмаларда ишек төбендә сакта тора. Эшен яратып башкара, вакыт уздырыр өчен генә килеп утырмый. Римма апаның белмәгәне юк бугай,  белем алу турындагы таныклыклары да шактый.  Бергәләп аның хезмәт стажын барладык.    

«79нчы елда 8нче сыйныфны бетердем дә Казанга укырга җыендым. Ул вакытта мәктәптән 10 класс бетермичә китмиләр иде. Әмма мин әнине күндердем дә, ул Мөслимгә 9нчы сыйныфка биргән документларны яңадан барып алды. Хыялым – киномеханик булу иде. Туган апа да кинолар куючы булып эшли иде, ул миңа гел: «Җайлы һөнәр, шуңа укы», – дип әйтә килде. 

Шулай итеп 15 яшемдә 40 кг тирәсе авырлыктагы кечкенә буйлы кыз беркем дә көтеп тормаган Казанга килдем. Сентябрь дәвамында тәрәзәдән күзләремне алмадым – әнине сагындым, еладым. Әмма түздем, диплом алып чыктым. Иртәдән киномеханикка укыйм, төштән соң 9нчы класс программасын үзләштерәм. Бик кызык вакытлар иде: трамвай номерларына, бергә торган кызларның исемнәренә кадәр хәтерлим» , – дип искә ала Римма апа ул елларны.
Укып бетергәч Римма Шакированы Актаныш районы Богады авылына җибәрәләр. Яшьтәшләре иркенләп дәрес әзерләп, әти-әниләре белән яшәгәндә, Римма апа кичләрен авылда кино куя торган була. Мәктәпне дә онытмый, авылда 10нчы сыйныфта укуын дәвам итә. Тормыш иптәше белән дә шул авыл клубында таныша. 6 яшькә олырак булган егет кызга күз төшереп куя, авылдан киткәч тә хатлар язып тора. Киномеханик булып ике ел эшли язмам герое. 
«Фатир хуҗасы: «Син бу эшеңне ташла, кияүгә чыккач, иреңне калдырып кичләрен кино куярга йөри алмыйсың. Сатучыга укы әле син», – диде. Эшемне ярата идем, әмма теге апа да дөрес әйтә бит. Киттем сатучылыкка укырга. Укып бетереп 3 ел Мөслим районында үзебезнең авылда эшләдем. Аннары бер туган апабыз Чаллыга чакырды. 88нче елда бирегә килдем», – дип сөйли Римма апа.  

Район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) аны Яңа Бүләккә эшкә билгели. 2 ел сатучы булып эшләгәч, тагын укырга җибәрәләр. Бу юлы героем товаровед һөнәрен үзләштерә. 18 ел Тукай РайПОсында товаровед булып эшли. 
«Бөтен әйберне дә талон белән генә бирә торган чаклар. Барысы да контрольдә. Сатучылар күп түгел иде, бу һөнәр ияләрен аеруча хөрмәт иттеләр ул чорларда. «Вавилон» дигән зур кибет эшләде, шунда бөтен артистлар йөрде. Салават, иптәше – Ләйсән, Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина – барысын да күреп тора идем», – ди Римма Шакирова хәзерге вәзгыять белән чагыштырып. 23 яшендә инде ул кияүгә чыга һәм ике малай да таба. 
Сәүдә өлкәсе кызык булса да, туйдыра. Сәламәтлек өчен дә авыр – яшь барган саен аякта басып тору кыенлаша. Югарыда телгә алганча, хәзер Римма апа телерадиокомпаниядә сакчы булып эшли. Кешеләр белән аралашырга ярата, объектка керүчеләрне елмаеп каршы ала, озата. 1 тәүлек эшләп 3 тәүлек ял итү мөмкинлеге дә ошый аңа. 61 яшь дип борчылып утырмый – бассейнга да бара, атларда да йөри, спорт белән дә шөгыльләнә, «пятачок»ларны да калдырмый. 
«Мин тик тора белмим. Элек әле моңардан да чаярак идем, 2006  елда бозым керттеләр, шуннан соң сүлпәнәйдем», – дип аңлата Римма апа. 

«Йоклап ята идем, сиздем. Төнлә бик авыр булды, шуңа уяндым. Җан шикелле авыздан килеп керде, бөтен эчне кыздырды, башым әйләнде. Тозлы, содалы сулар эчтем ул төнне. Аннары көрәш башланды. Гел догалар укып йөрдем, вакыт булган саен мәчеткә чаптым, 7 төрле ризык алып барып өшкертеп кайта идем, гаиләмә дә ашаттым. Шулай гына хәлем җайланды. Бозыкка ышанмаучылар да бар, тик бар ул бозык», – дип кисәтә Римма Шакирова.

Әлеге хәлләр Римма апаның олы улы мәктәпне тәмамлап, Мәскәү Дәүләт Университетына укырга кергәндә була. Үзенең хәле авыр булса да, улына терәк булырга көч таба ана кеше: «Ышанасызмы, улым янына ике атна саен поездга утырып Мәскәүгә йөрдем. Сагына иде, чакырып тора иде, бармый ничек түзәсең?! «Акча ничек җиткердең?» – диделәр. Кирәк булгач табасың инде. Улым тулай торакта яши иде».
Хәзер инде олы улына – 37, кечесенә 32 яшь тулган. «Өйләнмәгәннәр әле, Чаллыда яшиләр, тәртиплеләр, гаиләләре булмаганга эчем поша», – ди Римма апа. Шундый позитив кайнана белән туганлашырга теләүчеләр, безнең редакциягә яза ала, кавыштырырбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев