Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Иремне гафу итмәдем»

«Кайвакытта адәм баласы җир йөзенә сыналырга килгән икән», – дигән уй килә.

Аеруча кеше гаилә коргач төрле михнәтләр кичерә. «Минем белән дә шулай булды», – ди шәһәрдәшебез Фәридә Исламова. Гыйбрәт өчен дип, ул үзенең тормышын сөйләде.

– Кешенеке кебек булмасын дип, 1 майда никах укытып, 9 майда өйләнештек без. Башкалар кебек еллар буена очрашып та йөрмәдек. Педагогия институтын тәмамлап, ярты ел эшләүгә күрше авыл егете үзенә кияүгә алды. Яратуның нәрсә икәнлеген белми дә тормышка чыктым. Марат һәр көнне килеп йөргәч, ияләштем һәм әнинең: «Акыллы егет күренә, утырып калганчы кияүгә чык», – дигәнен истә тотып, ризалыгымны бирдем. Хәзер нигә ашыкканмын, дим. 20 яшем тулганчы кияүгә чыгып, бик күп михнәтләр күрдем.

Өйләнешкәнче тыныч, тырыш Марат туйдан соң бик нык үзгәрде. Эчеп кайта башлады, кул күтәрде, кулымны сындырды. Өйдәге савыт-сабаны ватып бетерде. Өстәвенә чит хатыннар янына да йөрде. Берничәсен өйгә дә алып кайтты. Берсендә иртән уянып китсәм, ирем өйдә юк. Ишегалдына чыктым, берзаман лапаста иремнең һәм чит хатын-кыз тавышы ишетелде. Шунда башыма: «Абзар ишеген ябып, ут төртимме?» – дигән уй килде. Аннары кире уйладым. Үземнең барлыгымны, аларны ишеткәнемне белгертмәскә тырышып, иләс-миләс килеп өйгә кереп яттым. Моны иремә әйтмәдем.

Ник шулай интегеп яшәгәнмен микән? Яшьлегем белән түзгәнменме? Бөтен ирләр дә шундыйдыр дип уйладыммы? Баланы ничек атасыз калдырасың инде?! 
Бүген артыма әйләнеп карыйм да, «бигрәкләр мескен булганмын инде, үземне җәберләткәнмен», – дип шаккатам. Ир хатыны исәбендә йөрер өчен, «аерылган» исемен күтәрмәс өчен, мин барысына да әзер идем. Марат моны сизеп типтереп яшәде. Мал-туар, йорт, бала, әти-әниләр – барысы да минем өстә иде. Авыр чорлар тәмамланыр, балам эшкә ярый башлар, ир дә акылга килер дип түзә-түзә 25 ел гомерем узып китте. Кешедән ким-хур булмыйк дип тырыштым.
Исереп кайткан ирне дә сөйрәп кертеп, мунча кертә идем, аннары чиста кием киендереп, караватка сала идем. Әле шунда да миңа кизәнергә, акырырга тотына иде!

Гел чиста-пөхтә йөрде. Иртән торуына чәй кайнаган, коймак яисә ботка пешкән иде. Эчеп йөрүенә дә сүз әйтмәдем. Ә ул өстәл янына утыра да: «Ник тегеләй эшләмәдең? Ник болай итмәдең?» – дип ризасызлык белдерә дә, миңа эшләр кушып китеп бара иде. Ир назын да сирәк күрдем, этеп кенә җибәрә иде.
Ничек кенә тырышсам да, 25 елдан соң барыбер чыгып китте ул. Балалы хатынга йортка керде. Район үзәгендә яшәделәр. Тормышымны күз алдымнан кичерәм дә: «Нигә үземне мыскыл иттереп яшәгәнмен икән?» – дип шаккатам.
Соң булса да миңа да акыл керде. Авылдагы йортны саттым да, Чаллыга китеп бардым. Ипотекага ике бүлмәле фатир алдым. Бу вакытта кызым кияүдә иде инде. Тыныч кына яши башлагач, бер көнне төшке аш вакытында миңа элеккеге ирем шалтыратты.

«Фәридә, миндә яман шешнең дүртенче стадиясен таптылар. Моны белгәч, хатыным: «Миңа авыру ир кирәкми», – диде. Синнән яшьлектә кылган гамәлләрем өчен гафу үтенәм, кичерә алсаң... Картлыгыбызны бергә үткәрик, кайтыйм әле. Оныкларыбызны үстерешергә булышырмын», – дип шалтыратты. 

Бу хәбәр миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Тыныч булырга тырыштым. Илсөя әйтмешли, бар көчемне җыйдым да: «Мин сине гафу итмим. Аллаһ кичерсен. Әле кешечә яши генә башладым. Туганнарың карасын, кирәк вакытта кызыбыз, киявебез дә ярдәм итәр. Аллаһ барыбызга да ярдәм бирсен», – дидем дә телефонны куйдым.
Бу җомга көн иде, диспансеризация үтәргә отгул алган идем. Шифаханәдән кайтышлый ук мәчеткә кердем, хәер бирдем. Елый-елый Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да ярдәм итүен, мине Мараттан җиңел генә аеруын сорадым.
Шөкер, Аллаһы Тәгаләм ярдәменнән ташламады. Марат миңа башка шалтыратмады, кызым Гөлназ белән паркта берничә тапкыр очрашканнар. Аңардан да гафу сораган. 8 айдан соң мәңгелеккә китеп тә барды. Кызым, киявем белән кайтып, тиешенчә соңгы юлга озаттык. Бездән калмасын, рәнҗеп ятмасын дип, өчесен, җидесен, кырыгын уздырдык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш