Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Коляскада йөрү Мәскәүгә күченергә дә, эшкә урнашырга да комачауламады»

Тумыштан ук инвалид коляскасында хәрәкәт итүче Ольга Селиванованы күпләр өчен үрнәк итеп куярлык.

Аның көчле рухы һәм үҗәтлеге сау-сәламәт кешеләрне дә илһамландырырлык. Аяклары йөрмәсә дә ул биергә дә, баскетбол уйнарга да өйрәнгән. Бу гына да түгел, Татарстанда үткәрелгән «Жемчужина Поволжья» бәйгесендә «Светская Жемчужина – 2015» исемен дә яулаган. Хәзер инде элеккеге шәһәрдәшебез Мәскәүдә гомер кичерә. Ничек һәм нинди юллар илтте икән аны башкалага. Бу һәм башка сораулар белән үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Ольга, син сәламәтлегең чикле булуны ничек кабул иттең?
– Мин бит туганда ук шундый идем. Башка тормышны күргәнем юк, чагыштыра алмыйм, ничек бар, шулай яшим.

– Син Аксубай районыннан бит. Озак еллар Чаллыда яшәдең, эшләдең. Хәзер Мәскәүгә күчендең. Анда ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Мин вентиляция җайланмалары җитештерелүче эре оешмада эшлим. Проект җитәкчесе. Конкрет проектны җитәклим. Бу вентиляция системалары, кондиционерлар эре оешмалар өчен исәпләнгән. Спорт залына да даими йөреп торам, тренер булыша. Бассейнга да йөрим. Һаман да шул коляскада биим. «Дуэт» бию клубына язылдым. Инде Мәскәү, Россия кубоклары, Мәскәү, Россия чемпионатларында катнаштым. Коллегалар белән шәһәр көннәрендә, хәйрия чараларында чыгыш ясыйбыз. Әлегә сәламәтлегемне ныгытам, бераз ял алдым.

– Боларның барысына да каян көч табасың?
– Миңа бу сорауны бик күпләр бирә. Теләк кирәктер, мөгаен. Бу тормышта үзең теләгән бар нәрсәне дә эшләп карарга кирәк дип саныйм мин. Ял иткән арада рәсем ясарга, китап укырга яратам. Бассейнга, яки берәр экскурсиягә барып кайта алам.

– Син бит әле машинаны да үзең йөртәсең. Мәскәүгә дә руль артында киттең. Авыр булмадымы?
– Башка чарам юк иде. Мин Чаллыда торып Казанда укыдым, гел юлда йөрергә туры килде, автобус, такси, юлдашлар белән дә күп йөрдем, төнлә дә йөрелде. Шунда үземә машина йөртү хокукы алу максаты куйдым. Әтием бик яхшы йөртүче, ул мине кечкенәдән үзе белән йөртте, шуңа күрә бу тема миңа якын иде. Машина йөртергә Казанда өйрәндем, Чаллы белән чагыштырганда, анда юллар авыррак. Бу да үзенә күрә ышаныч тутырды. Мәскәүдә дә курыкмыйча йөрим. Анда миңа хәрәкәт итүнең башка вариантлары да юк бит. Метрода коляска белән бик авыр, гел кешегә ялынырга кирәк, үзеңә кирәккәндә өйдән чыгып китү турында сүз дә юк. Шуны да әйтәсем килә: Мәскәүдә автомобильдә йөрү Татарстан белән чагыштырганда җиңелрәк. Монда «бөкеләр» күп, әмма машина йөртүчеләр тыныч, юл бирәләр. Татарстанга кайткач бу бик ачык сизелә.

– Машинадан колясканы да алырга кирәк бит әле. Мәскәү кешеләре ярдәмчелме?
– Күп очракта үзем мондый ярдәмнән баш тартам. Алып бирәбез диючеләргә рөхсәт итәм, әмма куеп бирсәләр миңа аны алуы кыен, үземчә урнаштырсам җайлырак.

– Синең өчен якыннарыңның терәк булуы мөһимме, Мәскәүгә китмә диюче булдымы?
– Әлбәттә, мөһим. Әти-әнием миңа бик нык ышана. Минем мөстәкыйль икәнемне белсәләр дә, борчылып торалар, сагыналар. Әмма алар мине инвалид баланы көйләгән кебек көйләмәделәр. Чөнки бу киресенчә комачаулар иде. Алар миңа үз тормышым белән үзем идарә итәргә мөмкинлек бирделәр, шуның өчен аеруча аларга рәхмәтлемен.

– Күңел төшенкелеген ничек җиңәсең?
– Болыт артыннан һәрвакыт кояш чыга. Вакыт узгач, бу очракка көлеп кенә карый алачагымны беләм, шул тынычландыра. Бу эмоцияләрне кичерер өчен вакыт бирәм, аннары үземне кулга алам.

– Синең кумирың бармы?
– Мин – үземә үзем кумир. Артка борылып карыйм да, күпме нәрсәгә ирешкәнемне аңлыйм. Гомумән, үзеңә кумирлар булдырмаска кирәк, фотода бар да матур, ә тормышта бөтенләй башка… Үз тормышың белән яшәүгә ни җитә?! 

– Башкаларга нинди киңәшләр бирер идең?
– Барлык чикләүләр безнең башта гына. Әгәр син авыр хәлгә юлыккансың икән, барысы да синнән тора, шуны онытма! Диванда озак елап утырырга була, тик моннан ни файда?! Беркайчан да бирешмәскә кирәк, хәтта аякларың йөрмәсә дә. Кайчакта мин коляскада булмасам, тагын әллә ниләр эшләр идем, дип уйлыйм. Иң мөһиме – кешеләрнең ни дә булса эшләргә теләкләре, хыяллары булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язмаларда -язмыш