Кызлар, җаныйларым, ирләрне әниегез белән сайлап алыгыз
Ялгыша күрмәгез.
Мин олы хатын инде. Балалар гына түгел, оныклар да үсеп бетте. Яшьлегемдә булган иң зур хатамны сиңа сөйлим әле. Төскә-биткә ямьсез булмасам да, иптәшләр, яшьтәшләр үз итмәде мине. “Гадкий утёнок” мультфильмын караганда, үземнең яшьлегемне искә төшереп, әле дә елыйм.
Әти-әни тарафыннан “ярамый”лар күп булды, хәер, алар ярамыйны әйтеп тормасалар, мин күптән беткән булыр идем, чөнки егет-малайлар кызык өчен, көлеп кенә йөриләр иде минем белән.
Берчакны күрше авыл малае күз салды миңа, гашыйк булдым, хәер, кем күз салса да яратыр идем, чөнки кыз дип сокланып караучы юк иде. Йөреп киттек. Әни белми, әти белми. Абый ишеткән. И туздырды бу мине, егет дигәнем, бер исәррәк, эчкече бәндә ди. Ышанмыйм да, ишетмим дә. Әни сүгә, әти сүгә, авылларының иң дәрәҗәсез гаиләсенең бер җүнсезе диләр. Ә мин яратам! Егетем котырта, сиңа 18 тула, син “совершенналитний” буласың, безнең мәхәббәт көчле ди. Эшкә урнашам, өй алам ди. Мин җүләр ышанам инде. 18 тулгач, урлыйм ди. 18 тулгач, төнлә ияреп киттем моңа. Әни сизеп алган, әти белән килеп җиттеләр. Мин акырам, өйгә кайтмыйм дим, егетем әтәчләнә, әти селкеп алып китте моны читкә. “Сукма, суксаң милициягә язам”, -- дип, егетемне яклыйм. Әни, миңа ялвара, әрли. Аннан егетемә: “Ярар, иртәгә сорарга килерсең”, -- дип, мине юмалап, өйгә алып кайтып китте. Өйдә тукмарлар инде дигән идем, тимәделәр, кереп ятып йокладык. Йокладык дип, әңи-җаныем, мин чыгып китмәсен дип керфек тә какмады, миңа да бик озак йокы кермәде. “Бозганнар сине”, -- диде әни. Бозмаганнар ла, кем бозсын, кемгә кирәк -- үзем тиле!..
Икенче көнне әни иртүк уятты. Әйдә, Чаллыга барып, сиңа никахка күлмәк алып кайтабыз диде. Юл буе, кулымнан тотып, аңлата инде бахырым, укуыңны бетер, риза булам ди. Ә мин повар булырга укырга кергән идем. Чаллыдан матур күлмәк алдык, егетем килгәч, әни әйткән сүзләрне әйттем. Укып бетергәч кияүгә чыгам дидем. Ул аты-юлы белән сүгенде дә, матаена атланып кайтып китте. Мин елыйм инде. Укырга киттем. Күрешәбез. Тик нәрсәдер өзелде, әни әйткән сүзләр колакка керә башлады. Егеткәем исерек килә, куып җибәрәм. Берсендә: “Булмады, Кыям малы әрәм булды!” – диде бу. Әтием Кыям исемле. Ул шул безне маллылар, байлар дип, мин җүләргә сыланган икән! Инде күзләрем тәмам ачылды.
Әни бер егетнең әнисе белән аралаша иде, безне таныштырдылар. Менә 40 ел торып ятабыз. Теге егет, каядыр читкә китеп югалды, күргәнем дә, күрәсем дә юк.
Кызыма да ирен үзем таптым, менә дигән яшиләр. Кызлар, җаныйларым, әниегез белән сайлап алыгыз ирләрегезне. Булыр-булмас кеше белән ялгыш кавыша күрмәгез.
Асия апагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев