Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Язмаларда - язмыш

Мәхәббәте артыннан Һиндстанга киткән

Кызның әти-әнисе каршы булган...

Эльвира Читте – мәхәббәте хакына Һиндстанга күченеп киткән Апас кызы. Ул үзенең блогында кавын уңышын җыйганын, банан чәчәк атканын, мамык агачын һәм башка бик кызыклы күренешләрне күрсәтә. Көн саен аудитория эксклюзив контент көтә: Эльвираның тормышын Һинд киносын караган кебек күзәтеп баралар. Хәзер инде аларның уллары укырга Татарстан мәктәбенә кергән, яшәргә кире Казанга кайтканнар. Эльвира безгә үзенең кызыклы тормышы, Һиндстандагы гореф-гадәтләр турында сөйләде.
«Казанга укырга килгән Пуру белән мине бер уку йортында белем алган иптәш кызым таныштырды. Ул үзе Бангладеш егете белән аралаша иде. Мин чит телләр факультетында белем алгач, инглизчә аралашасым килде. Мине дә берәрсе белән таныштыруларын сорадым. Арабыз шулай ук якынаер дип уйламадым да. Пуру беренче тапкыр «яратам» дигәч кенә аңа икенче төрле карый башладым», – дип елмаеп искә ала Эльвира.
Кызның әти-әнисе каршы булган. Аеруча, әтисе яшьләрнең хисен аңламаган. Ә хәзер кияүләрен яраталар икән. 2009 елда туйлар ясап тормаганнар, ЗАГСка барып никахларын теркәп кайтканнар. «Балдаклар алырга да акча юк иде, көмеш йөзекләр алып кидек. Берничә елдан соң гына алтын балдаклар алдык», – ди блогер.
2013 нче елда гаилә Делига оча. Пуруның әти-әнисе беренче тапкыр татар киленен күрәләр. Кайнана белән кайнатасы киленнәрен үз итә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә хөрмәт белән карый.  «Авылга кайтып кергәч, якын-тирәдән барысы да мине карарга җыелды. Кыяфәтем белән аерылып торам бит, аларга кызык. Миңа шундый уңайсыз иде, үземне зоопарктагы кебек хис иттем. Һиндстанга беренче тапкыр аяк баскач, андагы халыкның күплеге, ыгы-зыгы, тавыш шаккатырды», – ди Эльвира.
Һиндстан ризыклары майлы һәм ачы булулары белән аерылып тора. Анда күпчелек икенче ашлар әзерлиләр, ипи урынына җәймә пешерәләр (безнеңчә кыстыбый камыры кебек, су һәм оннан гына, коры табада пешерәләр). Эльвира исә беренче мәлдә Россиядәге ризыкларны пешерә. Якыннарын борщ, варенниклар, коймаклар, тәбикмәкләр белән сыйлый. Әмма безнең ризык барысының да күңеленә хуш килми. Аеруча борщны кайнатасы гына ашый. «Кайнатам яңа ризыклардан авыз итәргә ярата, шуңа мин пешергән ризыкларны яратып ашады, ә башкалар күңеленә юлны икенче юллар белән эзләргә туры килде», – ди әңгәмәдәшем.
Читте гаиләсе фермерлык белән шөгыльләнә: орлыклар, яшелчәләр, җиләк җимешләр үстереп экспортка җибәрәләр. Блогер гаиләнең кырларын фото-видеога төшереп тора. Аудиториягә папайя, банан җыйган мизгелләр, бананның үсүен күзәтү ошый. Тиздән манго сезоны башлана икән. Әмма безнең өчен экзотик саналган җиләк-җимешләр Һиндстанда бәрәңге урынына гына, малга да ашаталар. Эльвира шулай ук хуҗалык өчен файдалы булган эшләрне дә күрсәтә. ГХИ (эретелгән сыер мае) маен ничек әзерләгәннәрен, тоз белән зирадан файдалы тәмләткеч ясау ысулын да өйрәтә. Халык аеруча кайнатасы ягыннан туган тиешле Парвати исемле хатын турында яңалыклар көтеп тора. Ул үзенә ничә яшь икәнен төгәл белми. Кунакка йөрергә ярата, һәрчак алкалар, беләзекләр таккан, ачык төсле саридан. Ә иң кызыгы – ул эшләргә ярата, кул белән күп итеп кер юып куя, кырда да эшли, ашарга да пешерә. Кайчакта төнге икедә торып өйдәгеләрне эшләргә уятып йөри.
Авылда газ кергән, ә менә утны һәм электрны бары тик график белән бирәләр. Кайберәүләр акчаны янга калдырыр өчен, ризыкны  учакта әзерли, керләрне кул белән юалар. Кер машинасы барысында да юк.
«Һиндстанда кунакка Аллаһка караган кебек карыйлар. Теләсә кайсы вакытта синең өеңә шулай килеп керергә мөмкин, дип саныйлар. Шуңа кунакларга һәрчак якты йөз, чәй, ризык тәкъдим итәләр. Анда бик дини кешеләр. Берәр нәрсә барып чыкмаса, моны Алла нәфрәте дип бәялиләр», – дип сөйли Эльвира.
Һиндстанда һәр 100-200 чакрым саен гадәтләр төрле икән. Хатын-кызларның образларыннан да күп нәрсә аңлашыла. Мисал өчен, кияүдәге хатыннар сул як борын тишегенә алка тагарга тиешләр. Кайбер авылларда зур алка, кайберсендә кечкенәне тагалар. Элек маңгайдагы нокта төсенә карап кияүгә чыкканлыкны билгеләгәннәр, хәзер исә ул матурлык өчен генә кулланыла.  Сариларның озынлыгы да төрле, кем ничек урап кияргә ярата – шундыен ала. Эльвира: «Сари кимәсәм дә, хөрмәт йөзеннән ябык киемнәрдән йөрим», – ди. Күлмәк кисәң, чалбар яки лосина кияргә кирәк.
Әңгәмәдәшем әлегә һинд телен яхшылап белми. Әмма көндәлектә аралаша ала. Уллары Амрит исә, рус телен дә һиндины да, маратхины да, эшчеләр телен дә яхшы белә. 9 яшьлек малай рус телендә онлайн мәктәптә белем ала.
«Һиндстан – ачык төсләр, чәй иле. Биредә бик кунакчыл халык яши. Табигать тә бик матур. Шулай да без җәен яңадан Татарстанга күченеп кайтырга булдык», – ди блогер. Аның фикеренчә, Россиядә үсеш өчен мөмкинлекләр күбрәк. Гаилә Казанда да аудитория өчен кызык булган мәгълүмат белән бүлешер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер интернет Һиндстан Туры