Ни өчен ул курчак кебек матур хатынына хыянәт итә?
33 яшьлек шәфкать туташы яшерен рәвештә хезмәттәше белән очраша.
Минем исемем Наилә, миңа 33 яшь, шифаханәдә шәфкать туташы булып эшлим. Моңарчы ялгыз яшәдем: эшем күп, сменалар арасында әни янына авылга кайта идем. Тик Илдар белән танышкач, тормышым тамырдан үзгәрде.
Ул безгә дежур табиб булып урнашты. Чибәр, миннән яшьрәк. Аның белән нинди дә булса мөнәсәбәтләр булыр дип күз алдына да китермәгән идем. Мин тазарак, тышкы кыяфәтем дә әллә ни түгел, гади хатын-кыз. Аның миңа игътибар итүен башта аңламыйча да калдым. Ул мине өйгә кадәр озатып куярга тәкъдим итте, ашханәдә дә янәшә утырды. Аннан соң кинога чакырды. Фильмнан соң озак урамда йөрдек, сөйләштек. Минем шатлыгым эчемә сыймады. Ләкин икенче көнне Илдар үзенең хатыны булуын әйтте. Гаҗәпләнүемне белсәгез икән!
Илдар балдагын киеп йөрми иде, шуңа аны өйләнгән дип башыма да китермәдем. Ул миңа хатынының исемен, 5 ел бергә торуларын, балалары юклыгын, шуңа күрә мөнәсәбәтләренең начар булуын әйтте. Ә минем белән аңа рәхәт, сөйләшер өчен һәрвакыт кызык темалар бар, икебез арасында булган мөнәсәбәтләрдән һәрберебез канәгать. Барысы да яхшы кебек, тик аның өйләнгән булуы гына тынгылык бирми.
Мин аның хатынын бөтен социаль челтәрләрдән дә эзләп карадым, ләкин таба алмадым. Илдарның үзеннән исә аның турында сорыйсым килми. Төрле сораулар белән кәефемне, мөнәсәбәтләрне бозарга теләмим. Ә Илдар алдагы тормышын кем белән төзергә икәнен үзе хәл итсен.
Җиңелме миңа? Юк, миңа бик авыр, тик мин барыбер бәхетле, чөнки моңарчы беркем белән дә мондый мөнәсәбәтләр булганы юк иде.
Кичә шәһәребездәге иң зур сәүдә үзәгенә бардым. Һәм кинәт кенә таныш тавышны ишеттем. Бу Илдар тавышы иде. Мин аны шундук күреп алдым, ә ул мине күрмәде. Ярый әле, бөтенесе битлек киеп йөри. Илдар берүзе түгел, чибәр генә бер хатын-кыз белән иде. Аның соңгы мода буенча киенгәнен күрсәгез сез, бик кыйбатлы һәм зәвыклы куртка, аяк киемен әйтеп тә торасы юк. Бүген үк мода журналына төшерергә була. Тышкы кыяфәте, фигурасы модельләрнекеләреннән берни белән дә аерылмый. Карасам, икесенең дә бармакларында балдаклары бар. Алар нәрсәдер турында матур гына сөйләшәләр, шаяралар иде. Илдарның аңа исеме белән эндәшүен ишеттем. Бу аның хатыны булып чыкты. Бернинди шигем дә калмады. Мин тизрәк китү ягын карадым. Нык каушадым. Аннан соң тынычландым, әлбәттә.
Өйгә кайткач, башымны мең төрле уй биләп алды. Мин өйләнгән кешенең сөяркәсе. Ни өчен ул минем белән мөнәсәбәткә керергә уйлаган? Без бит дуслар кебек кенә аралашмыйбыз. Ни өчен ул курчак кебек матур хатынына хыянәт итә? Мин очсызлы кибетләрдә генә киенә торган, яшем 30дан арткан гади хатын-кыз.
Һич аңларлык түгел бу ир-атларны. Илдар белән ничек сөйләшергә белмим. Мөнәсәбәтләрне туктатырга кирәк дип исәплим. Мин беркайчан да аның законлы хатыны булмаячакмын. Яисә ничек бар, шулай дәвам итәргә микән? Әлегә бернинди карарга да килә алмыйм. Бәлки, сез киңәш бирерсез…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев