Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Өч иргә чыктым, өчесе дә үлде» [булган хәл]

Уйлап карасаң, тормыш иткәндә кешенең тышкы кыяфәте әлләни мөһим дә түгел бит ул, эчке матурлыгы булсын – күңеле чиста булсын ул кешенең! Шулай дигән булалар да бит, ә менә миңа үземә артык юан хатыннар ошамый. Авырлыгы 85 килога чаклы гына хатыннар ошый миңа. Нормаль гына, куенда эреп китәрлек каз мае шикелле генә хатын булсын ул.

Үземә күптән шундыйны эзлим инде. Белдерү биргәч, төрлесе шалтыратты.
Башта алтмыш яшьлек хатын шалтыратты, авылда яшим ди. Пенсиямне кызым алам ди, ә үзем Уфада автобуста кондуктор булып эшлим ди. Бер атна эшләп, бер атна авылга кайтып тора икән бу. “Мин авылга кайткач, кияү үзенә кайтып китә”, – ди. Ник кияү кызыңны да алып китми соң дигән идем, өйләре кечкенә, гаиләләре зур ди. Бу хатын әйтә, бер атнадан соң тагын автобуска эшкә чыгып китәм ди. Шул арада кияү тагын безгә килә ди. Менә шулай аеры-чоеры, тегендә-монда йөреп яшиләр икән болар. Шуңа күрә минем яныма килеп, төпле генә яшәргә теләге бар иде аның, эш булса, бүген үк кайта алам ди. Мәйтәм, бездә авылда кондуктор эше юк инде, кайтып фермада сыер саусаң гына инде дим шаяртып. Сыерыңны да савам, кул белән дә, аппарат белән дә сава беләм мин ди. Мәйтәм, шаяртам инде, миңа силос исе килеп тора торган, эшләп арып-талган, хәлдән тайган, артын куеп ята торган хатын кирәк түгел, миңа өйдә генә тик ята торган хатын кирәк дим. Эш эшләтмим мин хатынымны дидем. Менә бездән ерак түгел генә санаторий бар, елына ике тапкыр барып ял итәм мин анда дим. Кыйбатка да чыкмый артык. “Ай, мин эшсез тора алмыйм шул, миңа кеше арасында әвәрә килергә, кайнап торган шәһәрдә яшәргә кирәк. Боегып үләчәкмен икән мин синең авылыңда!” – диде дә, юкка чыкты бу хатын шулай итеп.

Аннары тагын берәү шалтыратты. “Мин синең яныңа кайта алыр идем дә, ләкин эшлим шул әле”, – ди. Ә үзе пенсия яшендә бу хатын. Ник эшлисең, пенсияң җитмиме әллә дип сорадым моннан. Үземә җитүен җитә дә, балаларның ипотекасы бар шул, шуны тизрәк түләп бететергә иде ди. “Балаларыма пенсиямне калдырып, синең яныңа кайтсам ярамыймы?” – дип сорады бу. Мин әйтәм, ипотека – кредит ише генә түгел бит ул. Кредит берзаман бетә, ә ипотека гомерлек! Алай булмый дидем.

Аннары тагын берәү шалтыратты. Мин өч ай элек кенә эшкә урнаштым ди. Ник шушы яшьтә тагын эшкә барып кердең дип кызыксындым. “Әй, сөйләсәң сүз, кызыбыз янына бер дус кызы ияләште дә, яныбызда бөтерелде, ярдәм иткән булды, өебезгә килеп булышып йөрде. Аннары кызыбызга әйтеп, кредит алдырды да, хәзер түләми, үземә түләргә туры килә”, – дип, зарланып алды. Үзенең кызы да түли алмый икән. Шуңа күрә пенсиясе дә шул кредит каплауга чума икән моның, эшләгән акчасының да зур өлеше кереп бара ди.

Аннары Чаллыдан бер хатын шалтыратты, алтмыш яшьлек ди. Бөтен эшләрне дә эшли беләм мин ди, торыр урыным гына юк ди. Моның белән яши торган ире эчә дә куып чыгара, эчә дә куып чыгара икән моны. Хатынның барыр җире дә юк, яше алтмышта гына булгач, пенсиясе дә юк икән әле. “Ник пенсия бирмиләр?” – дигән идем, стаж җитми ди. Аннары Казаннан тагын бер хатын шалтыратты, кызым куып чыгарды ди, пропискага керде ди, ипотека алганар иде ди. “Ә мин кияү белән кече кызым янында бер авылда торам”, – ди. Аналарын да куып чыгара торган кешеләр җир йөзендә ничек йөри икән дип уйлап утырдым инде.

Аннары тагын берәү шалтыратты, өч иргә чыктым, өчесе дә үлде ди. Берсе эчте ди, берсе чирле иде ди, тагын берсе төрмәдән кайтып үлгән. Өзми дә куймый, синең яныңа килеп торам ди. Шикләнеп калдым инде. Бу исемлеген дәвам итеп, дүртенчесе буласым килми бит, шуңа күрә аның белән дә саубуллашып торырга туры килде.

Аннары 65 яшьлек хатын шалтыратты. Миңа 50 яшь тә бирмиләр, бик чибәр, бик матур мин ди. Пенсиям дә күп, кредитларым да юк, эчмим дә, тартмыйм да ди, эшне дә булдырам ди. “Ләкин минем күптән очраша торган бер кешем бар, атнасына бер тапкыр очрашабыз аның белән, ләкин ул миңа өйләнә алмый. Мине аның янына җибәрәчәксеңме?” – ди. Әллә шаяртты, әллә чынлап та шулай. Мин дә ярымшаяртып,
ярар, әллә кая акча әрәм итеп йөргәнче, атнасына бер тапкыр өйгә генә алып кайтырсың дидем. Ярар, әйтеп карармын диде дә, бүтән шалтыратмады шуннан соң.

Берәү шалтырата, мин 85 килодан артыграк шул, бераз ябыгып кайтып карыйммы соң ди. Мин санаторийда әле мәйтәм, шалтыратышырбыз дидем. Кайтты бу алай да, машинага керде дә утырды, күреп торам инде – йөз килодан да артык бу чынлыгында. Безгә кайтып керде дә, уу, бигрәк бардак икән монда синең ди. Мәйтәм, санаторийда булдым бит, җыештырып булмады дим. Үземчә шатланам инде, бардакны күргәч, димәк тәртипкә салачак икән өйне бу дим. Әнә, мәйтәм, тәрәзәдәге түлләрне алыштыр, челтәрләне алып ю дидем моңа. “Юк, син нәрсә, өйдә дә кызым алыштыра минем, үзем эшләмим аны”, – ди. Бар алайса туалетларны, ваннарларны, өстәлләрне җый дим. Юк әле, арыдым ди. Алайса идәннең тузанын суырт хет дим. Юк әле, ял итәм диде дә, түрдәге бүлмәгә кереп, сузылды да ятты. Иртә белән эшләр дигән идем, юк, эшләмәде, торып чәй эчте дә, кайтып китте.

Аннары Чүпрәле районыннан бер хатын шалтыратты. Башта бүтән райондагы бер иргә барып кайтам да, аннары сиңа килермен ди. Ул да миңа кунакка кайтып китте, аңа юллык акча да биреп җибәрдем әле. Аннары яңа гына пенсиягә чыккан бер хатын шалтыратты, кайтырга-китергә акча бирсәң, әзрәк күчтәнәч бирсәң, кайтам ди. Пенсия акчасын алмадым әле, акчам юк ди. Кил дидем инде. Районга менеп алдым аны, матур гына бер хатын. Әллә чынлап та шул инде дип, шалтыратып караган идем, трубкасын алды, чынлап та шул икән. Бер атна торып китте ул миндә. Сөйләшкәнчә, юллык акчасын бирдем, кайтып китте бу. Тагын киләрмен дип китте, кайтып җиттем дип шалтыратты. Аның белән бүтән шалтыратышмадык инде.

Аннары Казаннан тагын бер хатын кайтты, 58 яштә, такси белән кайтты ул. Бер сумка әйбер күтәреп кайткан! Нәрсә генә юк анда: ашарга да, миңа бүләкләр дә. Миңа кәҗә мамыгыннан йон носкиларга кадәр алып кайткан. Шуннан соң бер көн йоклады бу, икенче көнне дә йоклады, өченче көнгә дә калды. Берзаман телефоны шалтырый моның, алмый бу трубкасын. Ал инде, ал, шалтыраталар бит дим. Бишенче көнне алды да бу, шалтыратучыга кайдалыгын җүнләп аңлатмый да, кайткач әйтермен ди. Аннары бер атна үткәч, кызы полиция белән эзләтеп килеп алып китте аны миннән.

Миңа гына шундыйлар эләгәме, әллә чынлап та дөнья тулы проблемалы, кредитлы хатыннармы – аңламассың. Танышырга тырышуым әлегә менә шулай тәмамланды әле.

 

Чыганак: beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев