Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Язмаларда - язмыш

«Тарзанка»да уйнап, балам чак кына үлемнән калды»

Бәла аяк астында.

Хәзер күп кеше балалары шөгыльләнсен өчен өйләрендә спорт почмаклары булдыра. Аларның арканнан ясалган элементлары да бар. Кукмарада яшәүче Нәфисә Туктарова әти-әниләрне мондый җайланмалардан баш тартырга өнди. Йортта торган шундый «тарзанка»да уйнап, аның 11 яшьлек улы чак кына үлемнән калган. Хәзер Мөхәммәд тернәкләнү курслары уза, яңадан сөйләшергә өйрәнә.

Туктаровлар бик тырыш, уңган-булган гаилә.  Алар 9 бала үстерәләр. Иң олысына – 21, кечесенә – 1,8 яшь. Алар Кукмарадан ерак түгел, Туембаш авылында гомер итәләр. 
Фаҗига булган көнне әни кеше яхшы хәтерли: «Июль ае, җомга көн иде. Кечкенә балалар кайсы әбиләрендә, кайсы дусларында. Мөхәммәд моңа кадәр ике көн температура белән ятты, тернәкләнеп килгән чагы иде. Өч олы улым бакчада умарта карап калдылар. Без ирем белән Кукмарага азык-төлек артыннан барып кайтырга булдык, күп дигәндә бер сәгать вакыт китә инде моңа. Өйдән чыгып киткәнгә ярты сәгать кенә үтте, улым Халид шалтырата: «Әни, Мөхәммәд үлде, «качели» да атынганда бауларына буылган», – ди. Алар шунда менеп, әйләнеп уйныйлар иде. Без тиз генә кайтыр юлга чыктык. Юл буе Аллаһы Тәгаләгә ялвардым, телефонны да кулга ала торган хәлдә түгел идем. Ярый, Халид югалып калмаган. Ул Ижаудагы медицина институтында 3нче курста укый», – дип искә ала Нәфисә Туктарова шул көнне.

Уллары Халид кортларны карап кергәндә, Мөхәммәд өстәл артында ашап утырган булган. Аннары абыйсы керләр эләргә чыгып киткән. Кире керсә – энесе өйдә юк икән. Ишегалдына чыга торган ишекне ачып караса – Мөхәммәд атынгычның бауларына буылган. Абыйсы башта шаярта дип уйлаган, аягы да җиргә тиеп торган бит. Аягына яхшылап караса, алар зәңгәрләнә башлаган. 

Халид энесен тиз генә атынгычтан төшерә. Тагын ике абыйсы тавыш ишетеп йөгереп килә, ашыгыч ярдәмгә шалтыраталар. Әмма элемтәгә чыга алмыйлар, энеләренең йөрәк тибеше әкренәя төшкәч, тиз генә йорттагы икенче машинага утырып, кыр аша гына район хастаханәсенә китәләр. Юлда гына Мөхәммәд беренче сулышын ала. «Ярый, Халид барысын да 3-4 минут эчендә күреп алган, беренче ярдәм күрсәткән. Өйдә спорт элементларына буылу очраклары еш була икән. Табиблар әйтүенчә, 5 минуттан артык шулай торган балалар «яшелчәгә» әйләнә икән. Без дәваланган чакта андый балаларны да күрдек – күзләре генә селкенеп тора. Казанда, Мәскәүдә шулай зыян күргән балаларның әти-әниләре белән сөйләштем. Алар да бирешми. Бала кемгә дә кадерле бит инде», – ди Нәфисә Туктарова.

Кукмарага алып килгәч, Казаннан табиблар чакырталар, аннары Мөхәммәдне башкалага алып китәләр, ясалма комага кертәләр. Наркоздан айныганда Мөхәммәднең аяк-куллары камыр кебек була, тыңламый. Шунда аларга Мәскәүдәге тернәкләнү үзәгенә барырга киңәш итәләр. 

«Әлһәмдүлилләһ, нәтиҗәсе булды. Казанда табиблар: «Тиз генә сөйләшмәс, йөрмәс», – дигәннәр иде. Инвалидлык та, коляска да бирделәр. Әмма баланы бу хәлдә күрү бик авыр. Хәзер инде Мөхәммәд аерым сүзләр әйтә, бөтен әйберне аңлый. Аның баш миендә ниндидер күзәнәкләр үлгән, алар яңадан эшли башларга тиеш. Моңа еллар кирәк. Без өйгә алып кайткач, фаҗига урынын күреп дулкынланыр дип уйлаган идек, әмма ул аны исенә дә төшермәде. Ул соңгы бер елын хәтерләми, узган ел белән яши. 5нче класска күчте, үзен 4нче класста дип уйлый. Ашый башлады. Әмма әле кашык тота алмый, үзебез ашатабыз. Утырып тора, без аны ике яктан тотып йөртергә тырышабыз. Өйдә укырга диделәр, әле сөйләшә генә башлады – нинди уку! Көлә, эмоцияләре бар. Без моңарда гына туктарга җыенмыйбыз. Мәскәүгә инде ике тапкыр бардык, өченче тапкыр җыенабыз. Шул арада башка шәһәрләрдәге тернәкләндерү үзәкләрен карыйбыз, анда да барырга исәплибез», – ди Нәфисә апа.

Гаилә башлыгы мал табибы булып эшләгән, хәзер биш ай инде Мөхәммәдне карый, төрле дәвалану курсларына йөртә. Шуңа эштән китәргә булган. Өйдәге балаларны да Кукмарага төрле дәресләргә йөртү мөмкинлеге булмаганга, гаилә вакытлыча район үзәгендә йорт арендалап тора. 

Бу аянычлы хәлгә кадәр Туктаровларның үз бизнеслары булган – Вятка Аланында кафе тотканнар, Туембашта тандырда ипи пешереп сатканнар. Әмма барысын да туктатып торырга туры килгән. «Ирем: «Беренче чиратта улыбызны терелтик», – диде. Сәламәтлек булса, акчаны аннары да эшләп була ул. Без бирешеп ята торганнардан түгел», – ди әни кеше.

Әлегә гаиләнең кереме — балаларга килгән пособиеләр, инвалидлык буенча түләнә торган пенсия генә. Моңа кадәр Мәскәүгә барырга иганәчеләр булышкан. Бер көн дәвалану якынча 50 мең сумга төшә. «Мөхәммәд мәктәптә дә яхшы укый иде, чиреккә бер «4» чыкты. Ул һәрчак лидер иде. Укытучылары да яратты, шалтыратышып хәлен белешеп торалар. Без улыбызны тергезергә тиеш», – ди Мөхәммәднең әнисе.

Акчалата яки рухи ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Нәфисә Туктарова белән элемтәгә керә ала, телефон номеры: 8 939 331-67-50.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш