Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Рус җитәкчесе шаккаттырды

Өч балалы 43 яшьлек урыска татар теле нигә кирәк икән?

Мөселман кардәшебез Галимә ханым гыйбрәтле хәл турында сөйләде. Ул үзләреннән еракта урнашкан мәктәптә укытучы, 20 ел завуч булып эшләгән. Хәзер ул – җыештыручы. Яңа елда рус милләтеннән булган җитәкчесе бик нык гаҗәпләндергән аны.

– Шөкер, эшемнән зарланмыйм, – дип гыйбрәтле хәл турында сөйли башлады ул. – Атнага 2 тапкыр икешәр сәгатькә барып кайтам. Офиста 5-6 оешманың дирекция, хисапчылар бүлекләре урнашкан. Чиста офиста бик чиста, пөхтә, тәртипле, зыялы кешеләр эшли. Яшь директорыбыз урыс милләтеннән. 

Эшли башлауга үз-үземне тотышымнан, мөселманча киенүемнән, үзара аралашудан, күрәсең, укытучылык һөнәрем маңгаема язылгандыр, минем элекке эшем турында сорашты. Тел белгече икәнемне белгәч, үзен репетиторлыкка алырга тәкъдим ясады.

Мин: «Өч балалы бу 43 яшьлек урыска татар теле нигә кирәк икән», дип уйладым. Һәм аңардан гел читләштем. Очрашканда: «Ярар!» – дим дә, бетә. 

Беркөнне татар телен өйрәнергә теләвенең төп сәбәбен сорадым да, сүзсез калдым. Ә жавап шаккаттыргыч булды: «Я хоть что-то понимал бы вәгазь имама в мечети на пятничном намазе», – диде ул. 

Мин телсез дә, сүзсез дә калдым. Азрак аңышмый торгач: «Динегез исламмы?» –  дип сорадым. Баксаң, бу ир кеше инде күптән ислам динен кабул иткән. Биш вакыт намаз укый, җомга намазына мәчеткә йөри икән. Үзе чиста, пөхтә киенеп йөрүче, нурлы йөзле, бик матур төс-кыяфәтле, зыялы ир-ат, кешелекле, игътибарлы, ихтирамлы, тыныч холыклы, гадел җитәкче.

Декабрь ахырында 3-4 көнгә Төркиягә китте: «Мондагы Яңа елда гөнаһ алып, Яңа ел каршылап утырганчы, Стамбулда Сөләйман мәчетендә намаз укырга, мәчетләр карарга барам», –  диде. Кайткач: «Төркиянең мәчетләре күп, бигрәк чиста, матурлар!» –  дип сөйләп туя алмады.

Менә, милләттәшләрем, бу урыс кешесе. Бу хәлне аптырап тыңлыйлар да: «Җитәкчегезгә карата хөрмәт туды», – диләр. 

Үземнең бер кызым ире белән Төркиядә яши. Калган ике балам, киленем быелгы Яңа елны Төркиядә, алар янында каршыладылар. Буш вакытта кибетләрдә йөргәннәр. Намаз укыган улымнан: «Берәр мәчеткә кердегезме?» –  дип сорагач: «Юк, әни», –  диде.

«Ә менә урыс кешесе мәчетләрдә намазлар укып, сәдакалар салып, әҗер-савап алып кайткан. Син кереп тә чыкмагансың?!» –  дим. «Икенче барганда керәм. Даааа...» – дип уйланды улым.
Аллаһ Игорьның намазларын, игелекле гамәлләрен кабул итсен. Аннан үрнәк алып балаларыбыз иманнарын ныгытсын,  Аллаһым! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай дин иман