Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Хыянәт» җырын үзәккә үтәрлек итеп җырлаучы абыйны таптылар - ВИДЕО

Рамазановлар аны соло концертларына чакырырга уйлый.

Татар эстрадасы җырчылары Зинира һәм Ризат Рамазановлар социаль челтәрләрдә бер абыйны эзләүләре турында язып чыкты. Әлеге абый аларның репертуарыннан "Хыянәт" җырын үзәккә үтәрлек итеп җырлый. 

Видеоны без дә "Шәһри Чаллы"ның социаль челтәрләрендә урнаштырдык. Аны меңләгән кеше карады, комментарийлар калдыручылар да күп булды. Шунда бу абыйның Кәрим Кадим улы Яхин булуы ачыкланды. Ул Башкортстанның Борай районы Иске Тазлар авылында туып-үскән. Хәзерге вакытта Борай районы Чалкак авылында гомер итә икән. 

Боларны хәбәр итәр өчен Ризат белән Зинира Рамазановларга яздык. 

- Безгә бу абый турында сөйләделәр. Аллаһы боерса, көзгә Башкортстанның Борай якларында соло концертыбыз булачак. Кәрим абыйны да шул тамашага чакырырга планлаштырабыз, - диделәр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев