Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Язмаларда - язмыш

Хәния апаның Әтәче

«Аны күрмичә, эш башлап булмый», – диләр.

Кешеләр генә түгел, йорттагы башка җан ияләре дә тора-бара күңелгә якын гаилә әгъзасына әйләнә. Алар безгә шатлык бүләк итә, көндәлек тормышка җылылык өсти, ә кайчак үз гадәтләре һәм холыклары белән гаҗәпләндерә дә. Моны күздә тотып, без газетабызда «Минем яраткан хайваным» дип исемләнгән яңа рубрика башларга булдык. Анда укучыларыбыз үзләренең яраткан йорт хайваннары, кош-кортлары турында сөйләр, алар белән бәйле кызыклы һәм җылы истәлекләре белән уртаклашыр.
Рубрикабызның беренче герое – Тукай районы Калмия авылында яшәүче рәссам Хәния Гәрәева һәм аның гаилә әгъзасына әверелгән яраткан Әтәче. 
Тукай районы Калмия авылында яшәүче рәссам Хәния Гәрәева һәр иртә будильник урынына үзенең якыннарын уятырга гадәтләнгән. Иҗат кешесенең уятуы да гадәти түгел – ул иртә саен Әтәченең матур итеп «Кикрикүк» дип кычкырганын социаль челтәрләргә, мессенджерларга төшереп җибәрә. Әтәч дип зур хәрефтән яздык, чөнки кошның исеме әле дә юк икән – 7 ел буена хуҗалары аны шулай дип кенә йөртә.
– Иртән обязательно шуны төшерәм дә бөтен дөньяны уятам. Статуска куям, үзебезнең Рәссамнар союзына, «Ак калфак»тагыларга җибәрәм. Курсташларны, «Бассейн» төркемендә утыручыларны, авылдашларны уятам. Бу көннәрдә Тукай районы Төмәндә Сабан туе үткәрде, 4 көн шунда булдык. Халык ияләшеп беткән инде – статуслар эшләп торсын. Бер көн генә куймасам да, танышлар, туганнар шалтырата башлый. Әллә кайлардагы таныш булмаган рәссамнар да Әтәчне көтә. «Аны күрмичә, эш башлап булмый», – диләр. Шәһәр халкы бит соң тора, ә мин иртәнге 4–5 тирәсендә үк төшереп җибәрәм. Әнә бит, нинди акыллы ул, тыңлап тора. Үзем дә нык сагындым аны, үзләре дә (тавыклар белән) кырыйдан гел китмиләр. Әнә, күрәсеңме, ишегалды уртасында өстәл тора – ул Әтәчнеке. Иртән шунда менеп баса ул, тәрәзәгә карый да кычкырып җибәрә: «Чыгасыңмы, юкмы?» – дигәндәй. Аннары күршеләрнең әтәчләре кушыла, «перекличка» башлана, шулай сөйләшәләр. Әтәч минем телефонга төшергәнне белеп тора, үзенчә әзерләнә, курыкмый да, – дип сөйли Хәния апа иртәнге ритуалы турында. 
Моңа кадәр Хәния апаның эт-песиләре дә булмаган.
– Бөтен мәхәббәт шул Әтәчкә! – ди ул.
– Моннан да матур әтәч дөньяда да юк. Аның сары күзләре, кикрикләре шууундый матур. Менә шулай итеп массаж ясап торам кикрикләренә, ул риза булып тора. Яратканны сизә, ашаткан кешене белә. Иртән бодай сибәм дә, командасы белән йөгереп килә. Әнә бит, ничек яратып карап тора. Койрык каурыйлары да нинди бит аның! Миңа аның коелганнары да кадерле, шуларны җыеп барам, аннары мич башына, морҗа кырына куям. Әле оныклар бәләкәй чакта ишегалдында коелган каурыйларын тапсалар, миңа бүләк тә итә иделәр. Хәзер үстеләр инде. Ә Әтәч бер дә үзгәрмәгән кебек – ничек алдык, шулай тора, картайганын сизмим дә аның. Аның турында күпме сөйләсәң дә аз булыр кебек. 
2027 елның ноябрь аенда «Бер генә вакыт» дип аталган юбилей күргәзмәм була. Картиналар галереясы хезмәткәрләренең шул күргәзмәдә Әтәчне дә күрәселәре килә. Рәсемгә төшерергә яки чигәргә тәкъдим итәләр, чигәрмен дип торам. Әле Әтәч ясалган картинам юк. Аның каравы, ул миңа эшләргә «булыша». 


Әбиләр чуагы була бит, шул вакытта бакчада картиналар язам. Бакчадан көнбагышлар, алмалар, виноградларны җыеп, постановка ясыйм. Шунда мин өйгә кереп киткән арада виноградны ашап куя. Мин дә бит картина язарга вакыт булганда гына утырам, гел виноград җыеп булмый. Хәзер өстенә простыня каплый башладым. Картина әзер булгач кына, соңыннан гына ашатам. И-и-и, нык яратам мин Әтәчкәемне, шулай кысып-кысып яратам, – ди ул, кочаклап. 
– Менә шулай кулга алып сөям дә җибәрәм. Аннары ул «мине яраттылар» дип үзенчә мактанып йөри. Әтәчне тавыклар да ярата. Командасын барлап кына тора ул. Бер тавык гел бакчага керергә ярата, әллә каян тишек таба инде. Шуны күрсә, йөгереп килеп чукый. «Ярамый!» – дип аңлата үзенчә, – ди Хәния апа. 
7 ел буена Әтәч хуҗаларының режимын да өйрәнгән – капка тавышы ишетелгәч, өйгә кайтканнарын да абайлый. Кайберәүләр: «Таламасын, чукымасын», – дип шүрли дә икән. Ләкин Хәния апа кошларын бик акыллы ди.
– Капкадан керү белән кош-корт өчен махсус урын калдырдык, чәчәк тә утыртмыйбыз – шулар рәхәтләнеп йөрсен өчен. Каршы ала ул, берәр каян кайтып, капканы ача башласам, килеп баса. Чыгып киткәндә кычкырып озатып кала. Алар бит арттан көтү белән йөриләр. Ишектән кереп китсәм, чыкканны көтеп торалар. Шундый акыллы алар. Без картайган тавыкларны суеп та ашаган юк. Кызганабыз. Иптәшем Филарит та: «Күпме йомырка ашаттылар безгә, хәзер суеп ашыйкмы?» – ди. Үз үлемнәре белән үлгәч, бисмиллалар әйтеп күмәбез. Безгә: «Бөтенесе дә, тавыкларыгыз бәхетле сезнең», – диләр. Аларны суеп ашаган кешегә шаккатам. Әтәч 7 ел тора инде. Кечкенә оныгым интернеттан карады – әтәч-тавыкларның уртача яшәү вакыты 7–8 ел икән. «Әби, Әтәчкә бер генә ел яшисе калган бит!» – ди. Шундый әллә ничек булып китте. Күзгә яшь тыгылды. Тагын бер елдан соң бу әтәчсез нишләргә инде? Шулхәтле ияләштем, гаилә әгъзасы кебек бит ул. Шуннан: «Улым, карале, бәлки искәрмәләр дә бардыр, дим. Безнең Әтәч бит исключительный әтәч», – дим. Карады да, яхшылап тәрбияләсәң, 10–12 ел яши икән. Бик сөендем: «Яшисең бар икән әле!» – дим. Әле тагын озак вакыт башкаларны да шуның тавышы белән уятырга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Гәрәева Әтәч