Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Чаллы язучылары – Утыз Имәндә

Утыз Имән авылының (Чирмешән районы) мәдәният сараенда шагыйрь, галим, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) иҗатына багышланган гыйльми-гамәли конференция булды. Чараны мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев, җыелган кунакларга рәхмәт белдереп, ачып җибәрде. Авылның имам-хатыйбы Җәүдәт Шәймәрданов Утыз Имәнинең олпат шәхес һәм дини кеше булуын искә алып, аның рухына дога кылды. Кичә...

Утыз Имән авылының (Чирмешән районы) мәдәният сараенда шагыйрь, галим, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) иҗатына багышланган гыйльми-гамәли конференция булды.
Чараны мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев, җыелган кунакларга рәхмәт белдереп, ачып җибәрде. Авылның имам-хатыйбы Җәүдәт Шәймәрданов Утыз Имәнинең олпат шәхес һәм дини кеше булуын искә алып, аның рухына дога кылды. Кичә дәвамында дәрәҗәле кунакларга да сүз бирелде. Алар арасында шәһәрдәшебез, профессор, шагыйрь Әнвәр Шәрипов та бар иде. Ул үз чыгышында Утыз Имәни иҗаты буенча диссертация яклавын, үзендә сакланган архив документларының музейга тапшырылуын белдерде. Шулай ук әлеге кичәдә Чаллыда Утыз Имәни исемендәге мәчет төзелүе мәгълүм булды. Бу хакта инвалидлар арасында кул көрәше буенча дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов хәбәр итте. Россиянең һәм Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Мансур Сафин исә Утыз Имәнинең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүе турында сөйләде. Соңгы елларда халык арасында популярлык казанган язучы Зифа Кадыйрова әдәбият яратучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 4 китабыннан өзекләр укыды. Чара авыл җирлегендә эшләп килүче "Наз" ансамбленең дәртле җыр-моңнары белән тәмамланды.
Кичәдән соң Чаллы язучылары Иске Кадига юл тотты. Анда шулай ук авыл халкы белән җанлы очрашу үтте. Халыкны аеруча Зифа Кадыйрова иҗаты кызыксындырды. Зифа ханым укучыларның бер үтенечен дә җавапсыз калдырмады, 4 китабындагы геройлары белән таныштырып үтте. Әнвәр Шәрипов "Беренче мәхәббәт" дигән шигырен укып, халыкны рәхәтләндереп көлдерде. Очрашуга килүчеләр киләчәктә мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикер җиткерде. Язучыларыбыз исә әлеге тәкъдимне хуплап кабул итте.
Фәнис Нуретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X