Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Әдипнең яңа китабы

Яңа шәһәрнең 14нче бистәсендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" китапханәсендә Айдар Хәлимнең балалар өчен язган "Тал баласы Талхаветдин" дигән китабы тәкъдим ителде. Бу милли рухта язылган басмада язучы гыйбрәтле хикәяләр аша бала күңеленә халкыбызның гореф-гадәтләрен, чал гасырлар түреннән килгән мирасын җиткерә. "Кискән саен үсә торган тал-металл" хикәясендә татар халкын тал агачы...

Яңа шәһәрнең 14нче бистәсендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" китапханәсендә Айдар Хәлимнең балалар өчен язган "Тал баласы Талхаветдин" дигән китабы тәкъдим ителде.

Бу милли рухта язылган басмада язучы гыйбрәтле хикәяләр аша бала күңеленә халкыбызның гореф-гадәтләрен, чал гасырлар түреннән килгән мирасын җиткерә. "Кискән саен үсә торган тал-металл" хикәясендә татар халкын тал агачы белән тиңләп: "Җир шарындагы барлык елга, чишмә буйларының дымлы, бәрәкәтле туфрагында без үсү, үрчү өчен яратылганбыз, балалар!.. Без - тал-металл!.. Без - тал-татарлар!" - дип оран салып, язучы милли горурлык хисләрен тәрбияли. "Кайсы тәмлерәк?" хикәясендә "Ә менә безнең, тал балаларының төп ризыгы - бәрәңге һәм икмәк", дип, халкыбызның икмәккә карата булган олы хөрмәтен күрсәтә. "Кем акча югалтты?"да - гадел, намуслы булырга, ә "Беренче намаз"да иманга өндәп, төп герой Талхаветдин "Раббым, минем туган җиремә, әткәм-әнкәмә дөньялыкта яшәгән барлык тал балаларының тәннәренә сәламәтлек, җаннарына тынычлык бир! Маңгай күзебезне генә түгел, күңел күзебезне дә якты кыл! Зирәк зиһен, үткен фикер, күркәм холык, тулы иман бир!" дип изге теләкләр тели.

Китапка тупланган унтугыз хикәягә дә фикерләү өчен тирән мәгънә салынган, гаиләдә балалар тәрбиясен нинди кануннарга нигезләнеп алып барырга кирәклегенә юнәлеш бирелгән. Шуның өчен дә әлеге чарага балаларны әти-әниләре белән чакырдык, чөнки китаптагы хикәяләрнең төп геройлары - әти-әни һәм бала. 29нчы гимназиянең 1-5нче сыйныф укытучыларына, әти-әниләре белән бергә хикәяләрне сәхнәләштереп күрсәткән балаларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кичәдә автор үзенең балалар өчен язган шигырьләрен укыды, әти-әниләрнең, балаларның сорауларына җавап бирде. Чарада язучының тормыш иптәше белән кызы да катнашты. Бу очрашу, һичшиксез, балалар күңелендә милли горурлык хисе уятуга, ә әти-әниләрдә әдәбиятның әдәплелек өчен хезмәт итүенә тагын бер тапкыр инануларына бер сәбәпче булгандыр. Язмамны "Туган тел" китабы хикәясендәге сүзләр белән тәмамлыйм: "Без нинди бәхетле, әни бәгърем!.. Бездә бәйрәм!.. Без китаплы!.. Без мәңге бәхетле!.. Бәйрәмгә килегез!.."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X