Чаллының мобиль поликлиникасы Актаныш районында эшли
Сәламәтлек

Чаллының мобиль поликлиникасы Актаныш районында эшли

Кайсы авылда?

Бу атнада Чаллының 5нче хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Актаныш районы Такталачык авылында халыкны кабул итә.
Узган атнада Чаллы табиблары Татар Ямаласында эшләделәр. 146 кешене карап, 570 консультация үткәрделәр, 530 лаборатор тикшерү ясадылар.
Ел башыннан барлыгы 3825 пациент каралды. 7 176 лаборатор һәм инструменталь тикшерү үткәрелде. 
Бу эш «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


актанышский район сәламәтлек саклу

Нет комментариев