Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында – декабрь башында гына формалашачак. Белгеч әйтүенчә, киләсе атнада көтелгән беренче кар җирдә озак ятмаячак. Ял көннәрендә һава температурасы +7 градуска кадәр күтәрелү сәбәпле, көчле яңгыр аны эретәчәк.
«Якынча фаразлар буенча, кар тотрыклы рәвештә ноябрьнең соңгы биш көнендә генә ятарга мөмкин. Әмма бу, мөгаен, декабрь башында булачак», – дип билгеләп үтте Шувалов.
Синоптик озак вакытка исәпләнгән кышкы фаразларның төгәллеге түбән булуын ассызыклады. Аларның дөреслеккә туры килү күрсәткече 60–65 проценттан чак кына югарырак. Җылы көздән соң һичшиксез кырыс кыш киләчәк яки явым-төшемнәр гадәттәгедән күп булачак дигән фаразларының фәнни нигезе юк.
Нет комментариев