Чаллы театры чираттагы премьера тәкъдим итте.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Бәхет эзлим» исемле мелодрама тәкъдим итте. Әсәрне артист Зөлфия Галиуллина дус кызының сөйләвеннән чыгып язган һәм үзе үк сәхнәгә дә куйган.
Спектакльдә сүз декрет ялындагы хатынның социаль челтәрләрдәге матур картиналарга һәм «Бәхет университеты» кебек тренингларга ышанып бәхет эзләве, нәтиҗәдә гаиләсез, баласыз һәм фатирсыз калуы турында бара.

Артистлар Юлия Григорьева, Илназ Гаффанов, Физәлия Габидуллина, Марсель Мөсәвиров, Алинә Мөхлисова, Лилия Минһаҗева үзләренә бирелгән рольләрне ышандырып итеп оста уйнадылар. Мелодраманы караган кешеләр аннан: «Спектакльдә актуаль мәсьәләләр күтәрелгән. Аны карап яшьләр сабак алсыннар, социаль челтәрләрдәге матур тормышка, төрле тренингларга ышанып Алия кебек бәхетләрен югалтмасыннар иде», – дип нәтиҗә ясадылар.
Нет комментариев