Аны ике елга машиа йөртү хокукыннан азат иткән иделәр.
Чаллыда иртән 4 тулганда Чаллы проспектында «Шевроле Лачетти» автомобиле туктатылды. Чит ил машинасы руле артында 39 яшьлек исерек шофер булуы ачыкланды.
Ул медицина тикшерүеннән баш тарткан. Нәтиҗәдә РФ КоАП 12.26 маддәнең 2 өлеше, 12.7 маддәнең 2 өлеше буенча административ материаллар төзелгән.
Автомобиле штрафстоянкага урнаштырылган. Элегрәк ир-ат хөкем ителгән. Суд аны 2 елга хокукларыннан мәхрүм итте. Хокук бозуны кабатлаган өчен аны шоферны «Электротехник» полиция бүлегенә китергәннәр.
Нет комментариев