Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Алманы дөрес итеп җыегыз

Җәйнең азагына да җиттек, августта җәйге сортлы алма өлгереп җитә. Беренче чиратта тиешенчә үсеп, төс алган алмаларны җыялар.

Алманы агачта тулысынча өлгереп җиткәнен көтмичә җыярга кирәк. Беренчедән, тулысынча өлгергән, йомшарган алмалар үзләре коела башлый. Икенчедән, вакытында өзелмәгән алманың тәме бозыла, алар озак саклана алмый. Моннан тыш, алмасын җыеп җиңеләйтмәгәндә, агачка зур көчәнеш килә. Ул кышка тиешенчә әзерләнеп өлгерә алмый, соңыннан өшергә мөмкин.

Алманың җыярга әзер икәнлеген ачыклау авыр түгел: орлыклары көрән төскә керә, ул ботактан җиңел өзелә. 

Җәйге сорт алмаларны бер айдан артык саклап булмый. Иртә кышкы алмалар – 90 көнгә кадәр, кышкы сортлы алмалар – 150, кышкы-язгы куллану өчен булган алмалар тагын да озаграк саклана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев