Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Чаллыда мандарин үсәме?! - ФОТОлар

Шәһәрдәшебез Фәгыйлә Галимова өендә мандарин үстерә.

– Мандарин түгел ул, – ди Фәгыйлә апа. – Мандарин белән кумкваттан кушып ясалган гибрид – каламондин дип атала.
 Шәһәрдәшебез аның агачын ун ел элек Казан кибетеннән сатып алган. 

– Ул кечкенә генә, 20 сантиметрлык чүлмәктә иде. Баштагы елларны ел саен зуррак савытка күчереп тордым. Хәзер  инде өч елга бер тапкыр гына алыштырам, – ди шәһәрдәшебез.

Үсемлекне алгачтан соң да зур савытка күчерергә ярамый икән. Болай эшләгәндә туфрагы әчергә мөмкин. Бу исә бер дә файдага түгел.

– Чүлмәк төбенә галька салам. Агачның тамыры «суласын» өчен туфрагы көпшәкләнеп торырга, туклыклы булырга тиеш. Моннан тыш, каламондин яктылык һәм һава ярата, – ди Фәгыйлә Галимова. 

Әлеге үсемлек үзен, 14-15 градус җылы булган һавада яхшы хис итә икән. 

– Быел аны авылдагы йортка алып киттем. Андагы шартлар аңа бик килешете, шаулап үсеп утыра, – ди ул. – Җимешләре дә күбрәк булды. 

Тәме буенча алар чын мандарин кебек баллы түгел, ә лимон кебек әче. 

– Шулай булса да, исе тәмле, – ди Фәгыйлә ханым. – Мин аларны кабактан цукатлар, кайнатма ясаганда кушам. Ул аларга үзенчәлекле тәм бирә.

Каламондин үсемлеге ел әйләнәсендә, якынча 25-30 грамм авырлыкта җимеш китерә ала. Кисеп алгач, шундук  яңадан чәчәккә бөреләнә дә уңыш бирә башлый. Бүгенге көндә агачының 30-40 җимеше бар. 

– Аларны тиздән җыеп, агачны зур иркен савытка утыртырга планлаштырам. Гомумән, бөтен үсемлекләрне февраль-март айларында күчереп утырту мөһим, көзен аларга тынычлык кирәк. Тиешенчә карамасаң, аңа төрле зарарлы бөҗәкләр ияләшә. Шуңа да үсемлекне, җимеш бирмәгән чорда, эшкәртеп тору зарур, – ди шәһәрдәшебез.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы