Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җир җиләгеннән квас ясыйбыз

Кызу булу сәбәпле, кеше тирли, тир белән организмнан сыеклык юкка чыга. Аны югалтмас өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

Җир җиләген кая куярга белми аптырыйсызмы? Алайса квас ясагыз. Моның өчен җиләкләрне бик әйбәтләп юалар, суын саркыткач, чистартып, эмаль савытка салалар. 250 г җиләккә 70 г исәбеннән су салып кайнатып чыгаралар. Уттан алып, 10 минут тоткач, сөзәләр. Бер аш кашыгы бал, 4 бал кашыгы шикәр комы, 1 г лимон кислотасы салып болгаткач, кабат сөзеп шешәләргә тутыралар. һәр шешәгә 3-4 кенә йөзем салалар. Шешәләрне бераз тутырмыйча калдырып, авызларын бөкеләп куялар. Салкын урында 7-10 көн торгач квас әзер була.

Инде тизрәк өлгерсен дисәгез, шешәләргә салып авызын томалагач. 25-27 градус җылыда (җәен бүлмә температурасы) тотыгыз һәм өченче көнне генә салкын урынга куегыз. Болай эшләгәндә квас дүрт көннән әзер була.

фото: https://loon.site

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев